Казакъстан язучысы Сабир Шәрипов белән бутамагыз.
Сабир Шәрипов, Сабир Нәгыйм улы Шәрипов (, 1948 елның 20 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Бакый — 2018 елның 31 августы, РФ, БР, Уфа) — язучы. ССРБ язучылар (1986) һәм журналистлар (1991) берлекләре әгъзасы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 20 мартында БАССР Белорет районы Бакый авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне (1963), Белоретта педагогика укуханәсен (1967), Уфада дәүләт университетын (1974), Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый. Туган авылында укытучы (1967—1969), «Совет Башкортстаны» газетасында (1974) тәрҗемәче булып эшли. 1977—1979 елларда хәрби хезмәттә. Армиядән кайткач, «Совет Башкортстаны» газетасында, Уфада китап нәшриятында бүлек мөдире (1990—2003), «Агыйдел» журналында (2003 елдан) мөхәррир, проза бүлеге мөдире.
2018 елның 31 августында Уфада вафат В Уфе ушел из жизни известный башкирский писатель Сабир Шарипов. bashinform.ru, 31.08.2018 .
Иҗаты 1967 елда «Урал» район газетасында беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Студент елларында «Шоңкар» әдәби түгәрәгендә актив катнаша, хикәяләр яза, аларның кайберләре өлкә матбугатында басыла. Сабир Шәрипов «Таулардагы эзләр» (1982), «Каенлы артылыш» (1985) «Хушлашмыйм» (1992), «Иске кышлау урыны» (1995), «Ак кулчатыр» (1998) исемле роман, повесть һәм хикәя китапларында әхлак-этик проблемаларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сурәтли. М. Шолоховның «Кеше язмышы», В. Сидоровның «О башкире-певце и бесстрашном бойце» дигән китабын тәрҗемә итте.
БАМны төзүче солдатлар тормышы турындагы «Хушлашмыйм» романы Казанда 2003 елда басылды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997) Яныбай Хамматов исемендәге премия (Белорет районы, 2008) Гали Ибраһимов исемендәге премия (Стәрлетамак) Искәрмәләр
Әдәбият Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар БР әдәби картасы БР мәдәни тормышы Башкортстан (белешмәлек)
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Яныбай Хамматов премиясе лауреатлары Төркем:Гали Ибраһимов премиясе лауреатлары