Фәүзия Рәхимгулова (Фәүзия Абдулла кызы Рәхимгулова, ) – шагыйрә. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).
Тәрҗемәи хәле 1921 елның 15 декабренда АСБР Юрматы кантоны (1922 елдан Стәрлетамак кантоны, 1930 елдан Петровский - Макар районы, хәзерге Ишембай районы) Янырыс авылында туган. Яшьли ятим кала. Интернатта торып уҡый. Алтынчы класстан Стәрлетамакка пионервожатыйлар курсына бара. Уфада педагогия техникумын (1938), Уфа педагогия институтын (1947) тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, читтән торып уку бүлегенә күчеп, Уфа (Черниковка) моторлар эшләү заводына эшкә керә.
Сугыштан соң Макар районының мәгариф бүлегендә, Ишәй җидееллыҡ мәктәбендә, Караидел районы балалар китапханәсендә (1955-1956), «Пионер» журналында (1953-1954), республика мәдәният-агарту методик кабинетында эшли. Мәскәүдә югары әдәби курсларда (1965-1967) укый. «Башҡортостан ҡыҙы» журналын оештыручыларның берсе, 1968-1971 елларда шунда эшли.
Иҗаты 1947 елдаБашкортстан белешмәлегендә 1952 елда дип язылган аның балалар өчен язылган беренче китабы - «Якын дус» дөнья күрә. Ф. Рәхимгулованың шигырьләре, җырлары, хикәяләре ышандыру көче, мавыктыргыч булуы, сәнгать ягыннан гади булуы һәм тапкырлыгы белән аерылып тора. Фәүзия Рәхимгулова 26 китапның авторы: «Гел алга» (1954), «Март кояшы» (1959), «Зәйнәпнең җыры» (1960), «Хуш киләсең» (1962), «Кызыл яулык» (1962), «Үскән кызлар» (1964), «Туган җир» (1966), «Язу таныган кеше» (1968), «Илгизәр» (1969), «Тамчылар җырлый» (1971), «Юлдашлар» (1971), «Уйларымны бүлә күрмәгез» (1973), «Җилдерә зәңгәр автобус» (1975), «Син кем кызы» (1977), «Серле орлыклар» (1979), «Бишек янында» (1982), «Сөю көче» (1984), «Сайрагыз, кошларым» (1986), «Баскычлар» (1991).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1961)
Әдәбият Наҗар Нәҗми. Әйтер сүзләр бар (Ф.Рәхимгулова иҗаты турында очерк). Уфа, 1971.
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Ул кешеләрне яхшылыкка өндәде Башкортстан (белешмәлек)
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре