Тукай музее Нигезләнү елы 1986 Бина төзелгән 1902
Казандагы Тукай музее, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее — Татарстанның берләштерелгән Милли музееның филиалы. Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Казанның үзәгенә якын урында, Тукай урамында, 74 йортта (Шамил йорты) урнашкан.
Тарих Татарстан башкаласы Казанда Габдулла Тукай музеен ачу тәкъдиме белән 1939 елда Татарстан язучылар оешмасы исеменнән Муса Җәлил чыга. Ул өлкә комитетына һәм хөкүмәткә Тукайның исемен мәңгеләштерү, академик җыентыгын чыгару һәм музеен оештыру мөһимлеген исбатлап нотык язмасы юллый.Газета Республика Татарстан. В этот день, 11 августа
Музейның ачылу вакыты – 1986 елның 11 июне.
Бинасы Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Шамил йорты — архитектура һәйкәле (1902). Бинаны I гилдия сәүдәгәр Ибраһим Апаков рус армиясенең отставкадагы генерал-майоры Мөхәммәт Шәфи Шамилгә кияүгә чыккан кызы өчен салдырган булган. Мигъмарлары — Ф. И. Амлонг һәм Г. Б. Руш.
Директорлар Госман Хәбибуллин (1986―1992) Фәрит Яхин (1993―1999) Мөҗип Низамиев (2000―2004) Гүзәл Төхфәтова ()
Күргәзмә залы Гомуми мәйданы – 719 кв.м. Музейда иркен экспозиция заллары һәм 2 күргәзмә залы, шулай ук лекция залы урнашкан. Музейның экспозициясе шагыйрьнең тормышының һәм иҗатының төрле чорлары турында сөйли: Балачагы Җаек чоры Казан чоры Сәяхәтләре Тукайга багышланган махсус сайт
Шулай ук XIX – XX гасырлар чигендәге Казанның (бигрәк тә музей урнашкан Иске Татар бистәсенең) тормышын күзалларга мөмкинлек бирүче экспонатлар бар. Аларның күбесен Милли музей фондлары һәм истәлек әйберләре тәшкил итә.
Музейда шагыйрьнең фотоархивын, Тукай язышкан гәҗит һәм журналларның төп нөсхәләрен, төрле телләрдә чыккан әсәрләрен күрергә була.
Аерым игътибарга лаек – Тукайның шәхси әйберләре: фаянс котыйчык (шкатулка) – апасына беренче кул хакыннан алган бүләге; кара бәрхет түбәтәй; каләм савыты (Санкт-Петербургдан 1912 елда алып кайткан булган); шагыйрьнең юл кәрҗине; күлмәк запонкалары(көмештән) – дусларының бүләге; шагыйрьнең вафатыннан соң алынган йөз маскасы.
Музей турында
Эш вакыты – сишәмбедән якшәмбегә хәтле
Музей экскурсияләр һәм татар теле укытучылар өчен семинарлар үткәрә: Тукай һәм музыка Тукай һәм замандашлары Тукай һәм аның мохите Мәгариф нуры
Музейның нигезләүчесе: Госман Хәбибуллин (1950 – 1992)
Генераль директор – Гөлчәчәк Нәҗипова
Директор – Гүзәл Төхфәтова
Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Тукай урамы, 74
Ачылу вакыты: 11.06.1986
Бюджет статусы: мунииципаль
Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма
Тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү
Классификациясе: шәхси яки мемориал, сәнгати
Мәйданы: күргәзмә мәйданы 530 кв.м, вакытлы күргәзмәләр 170 кв.м; парк 0,2 га
Оешмага керә: лекция залы, кибет
Югарыдагы оешма: Татарстан Республикасының Милли музее – М1299
Партнер-оешмалар: Әлифба музее – М2783; Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ –R908
Саклау берәмлеге – 1200; 914 (төп фондта)
Рәсми бит: http://g-tukay.tatmuseum.ru/
2016 елда төзекләндерү 2016-2017 елларда 168 млн сумлык ремонт-төзәтү эшләре башкарылганЗилә Гайфи. KZN.RU, 19.12.2016.
Чыганаклар ТР Милли музее Тукайның Әдәби музее Музеи России Тукайга багышланган махсус сайт Музей турында Kudago.com сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Казан музейлары Төркем:Габдулла Тукай Төркем:1986 елда нигезләнгән музейлар Төркем:Казанның Габдулла Тукай урамы Төркем:Татарстан Республикасы Милли музее