Археолог Александр Поль белән бутамагыз. Александр Поль, Александр Роберт улы Поль (Александр Робертович Поль; 1876 елның 29 сентябре, РИ, Санкт-Петербург ― 1923 елның 12 августы, СССР, РСФСР, Петроград) ― Санкт-Петербург университеты табибы. Габдулла Тукай 1912 елның апрель аенда Петербург шәһәрендә булганда аның сәламәтлеген тикшергән, дөрес диагноз куйган табиб.
Тәрҗемәи хәле
Александр Робертович Поль 1876 елның 29 сентябрендә туган. Ҽти-әнисе һөнәрчеләр булган. Император Хәрби медицина академиясендә (2015 елдан С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина ) укыган. 1900 елда Хәрби-медицина академиясен яхшы билгеләр белән тәмамлап, лекарь исеме алган. Белгечлеге буенча венерик авырулар, эчке әгъзалар һәм балалар авырулары табибы. Хәрби ведомство стипендиясе алып укыганы ҿчен, 4 ел һәм ун ай ярым дәвамында хәрби хезмәт узарга тиеш булган, хәрби хезмәттә 1906 елга кадәр булган. Башта 14нче Литва драгун полкында, соңыннан Лейб-гвардия Литва полкында, Варшава шәһәрендә хезмәт иткән.
Хәрби хезмәттән азат ителгәч, 1906 елдан Санкт-Петербург университетына табиб булып урнашкан. Хезмәт хакы: 1500 сум булган (1912―1913 елларда). Эшенә якын һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүдә тоткарлык булмасын ҿчен, университет җитәкчелеге аңа эш урынында ук торак биргән (адресы: Васильев утравы, Университетская набережная урамы, 9 йорт)Государственный исторический архив Санкт-Петербурга. Ф. 14. Оп. 1. Д. 10012.
1923 елның 12 августында эш урынында кинәт үлеп киткән. Петербургта Волков зиратында җирләнгән Поль Александр Робертович. Сайт памяти.
Габдулла Тукай
Тукай Петербургка 1912 елның апрелендә үпкә авыруыннан нык интеккән халәттә килгән. Төньякта урнашкан шәһәрнең үзенчәлекле һава торышының да (салкын җилле, болытлы, яңгыр сибәләгән) аның сәламәтлегенә тәэсире сизелерлек булган. Тукайның хәле авыраюын күреп, дуслары аны табибка күренергә үгетләгән. Петербург университетының хокук факультеты студенты Шакир Мөхәммәдьяров (1883—1967) Александр Польне шагыйрьнең туктаган кунакханәсендәге бүлмәсенә алып килгән.
Табиб шагыйрьгә Петербургтан тизрәк китәргә, санаторийга барып дәваланырга киңәш биргән, ә иптәшләренә: «Туберкулезның соңгы дәвере... Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора»,— дип хәбәр иткәнГабдулла Тукайның тәрҗемәи хәле. «Туган тел» сайты.
Әмма доктор бер хата җибәргән. Иптәшләренә «Туберкулёзның соңгы дәвере» дип әйтсә дә, шагыйрьнең үзенә санаторийга барып дәваланырга гына киңәш биргән. Авыруын күрмәмешкә салышырга тырыша торган Г. Тукайга бу җитә калган, иптәшләренең Швейцария яки Кавказ-Кырымга барырга үгетләүләрен тыңламаганИбраһим Нуруллин. Габдулла Тукай. Атаклы кешеләр тормышы. К.: ТКН, 1979. ― Б.266..
Г. Тукайның А. Р. Поль шәхесенә биргән бәясе гаять зур, ул аны «Үлгән тәнгә рух өрә торган фәрештә» дип атаган. Докторга күрсәткәне өчен соңыннан Тукай Ш. Мөхәммәдъяровны хөрмәт белән кат-кат искә ала торган булган. Петербургтан Уфага кайткач, Кәбир Бәкергә юллаган хатында «Шакирга шундый пәйгамбәр төсле кешесе өчен рәхмәтемне, ни генә әйтим» дип язганГузель Тухватова. Габдулла Тукайның сәламәтлеген тикшергән врач турында берничә кызыклы мәгълүмат. Тукай әдәби музее Вконтакте, 9.04.2020.
Шәхси тормышы 1900 елда титуляр советник кызы Софья Николаевна Ермоловага ҿйләнгән. 1901 елда уллары Николай, 1904 елда Валентин, 1911 елда Мстислав туган.
Искәрмәләр
Әдәбият Ибраһим Нуруллин. Габдулла Тукай. Атаклы кешеләр тормышы. К.: ТКН, 1979.
Сылтамалар А. Д. Закиров. Габдулла Тукай Петербургта. otechestvort.ru
Төркем:Табиблар Төркем:Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясен тәмамлаучылар Төркем:Габдулла Тукай