Татар-информ — Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышына бәйле хәбәрләр җыючы һәм таратучы мәгълүмат агентлыгы.
Белешмә
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән оештырылган. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган. ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәгән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, оештырылган көннән бирле, татар, рус, инглиз телләрендә иҗтимагый, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни мәгълүмат тәкъдим итә. Бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык, бер яктан, республикадан читтә яшәүче милләттәшләрне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара буларак, икенче яктан, — Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы буларак хезмәт итәр дип ният ителгән. Агентлык каршында Россия төбәкләре, БДБ илләре һәм чит илләрдә яшәгән татарларга атап чыгарылган атналык «Татар иле» һәм «Татарские края» (русча игезәге) газеталары һәм латин имлясы белән Tatar donyasi электрон газетасы чыгып килгән. Агентлыкның үз журналистларыннан тыш, Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай милләттәшләребезнең тормышы һәм шушы республикада Татарстанга, татарларга бәйле үзенчәлекле яңалыкларын тиз арада җиткерү мөмкинлеге табып эшли.
«Татар-информ» агентлыгын төзелгән көннән башлап Үмәр Богдалов, аннары Римма Ратникова, Рәшит Галләмов җитәклиләр. 2005 елда, Татарстандагы ММЧлары «Татмедиа» оешмасына куып кертелгәч, «Татаринформ» агентлыгына гендиректор итеп журналист Леонид Толчинский утыртыла. Шул вакыттан башлап, агентлык төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән татар халкы турында хәбәрләр чыганагы булудан туктый. Өч телдә тупланып барган агентлык сайты туздырылып, күпчелек мәгълүматлар «яна». Яңа җитәкче 2007 елда «Татар иле» басмасын туздырып ташлап, аннары сәбәп табып юкка чыгара.“Татар иле” гәзитендә яңа баш мөхәррир
2016 елда Татар-информда көтелгән үзгәрешләр башлана. Толчинский «үз теләге белән» башка җиргә күчерелә. 26 апрельдә агентлыкның яңа генераль директоры итеп танылган тележурналист Шамил Садыйков билгеләнә.РБК: Шамиль Садыков возглавил агентство «Татар-информ» «Реальное время»: Леонид Толчинский: «Татар-информ» было абсолютно убогим агентством, где был один компьютер» Татар редакциясен яңа директор белән мәгълүм Адымнар тапшыруында хезмәттәшлек иткән журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов билгеләнә. Әлеге үзгәрешләр татар редакциясенең эшенә уңай йогынты ясый. Татар телендәге сайт .tatar доменына күчерелә һәм эчтәлек ягыннан шактый алга китә. Сайтта даими рәвештә яңа материаллар, комментарийлар, оригиналь хәбәрләр урнаштырыла башлый.
Октябрь аенда агентлыкка моңарчы мөстәкыйль эшләгән intertat.ru һәм sntat.ru интернет-редакцияләр кушыла.«БИЗНЕС Online»: Газета Intertat ликвидирована – ее коллектив вместе с журналистами sntat вольется в ИА «Татар-информ» http://sntat.ru : Коллективы Intertat и Sntat войдут в состав агентства «Татар-информ»
Җитәкчелек Генераль директорлар Шамил Садыйков (2016 — 2019)«Татмедиа» ширкәтен Шамил Садыйков җитәкләячәк. Азатлык радиосы, 7.12.2019 Леонид Толчинский (2005 — 2016)tatcenter.ru: Толчинский Леонид Григорьевич tatcenter.ru: Леонид Толчинский назначен генеральным директором ИА "Татар-информ" etatar.ru: Л.Толчинский назначен генеральным директором ИА «Татар-информ» Рәшит Галләмов (2004 — 2005)tatcenter.ru: Рашид Галямов назначен генеральным директором ИА "Татар-информ" `Районки` идут в Казань, а `Татар-Информ` в районы Римма Ратникова (1998 — 2004)«БИЗНЕС Online»: Ратникова Римма Атласовна tatcenter.ru: Ратникова Римма Атласовна Үмәр Богдалов (1990/1993? — 1998)http://history-kazan.ru/aktualnaya-tema/yubilej/15979-tatar-inform-eto-brend-operativnosti-i-dostovernostiТатар энциклопедия сүзлеге: Богдалов Умяр Хамзенович kommersant.ru: У Татарстана появился первый собкор в дальнем зарубежье БОГДАЛОВ, УМАР ХАМЗЕНОВИЧ
Баш мөхәррирләр ? (1990-94) Рафис Гыйззәтуллин (1994-97) ? (1997 — 2006) рус редакциясе 2006 — 2016: Ләйсән АбдуллинаГлавный редактор информации на русском языке ИА «Татар-информ» Ляйсан Абдуллина провела встречу со студентами журфака КФУ Мастер-класс для пресс-секретарей УФАС России провела главный редактор редакции информации на русском языке ИА «Татар-информ» Ляйсан Абдуллина. «БИЗНЕС Online»: «Татар-информ» покидает главный редактор информагентства Ляйсан Абдуллина 2016 — 2019: Василина ОлейникЭлек Life.ru һәм РБК Татарстан мөхәррире буларак хезмәт куйган Василина Олейник'ның Facebook һәм Vk.com хисап язмалары 2019 — Ринат Билалов татар редакциясе 2006 — 2016: ? 2016 — 2025: Рәмис Латыйпов«Шәһри Казан» газетасы: Рәмис Латыйпов "Татар-информ"га күчкәнАзатлык радиосы: рәмис латыйпов Журналист Рәмис Латыйпов эштән китүе турында: «Әлегә ял итәм...». «Шәһри Казан», 18.02.2025 Бүген минем «Татар-информ»ның татар редакциясендә һәм «Интертат» сайтында соңгы эш көнем иде. Рамис Латыпов ВКонтакте, 18.02.2025 2025 — : ?
Әһәмиятле даталар 6 июнь 1990 ел — КПССның Татарстан обкомы бюросы карары белән Советлар Берлегендә беренче региональ мәгълүмат агентлыгыЧелнинские известия: Tatar-inform.tatar – первый новостной сайт на домене .tatar aktanysh-rt.ru: Tatar-inform.tatar – .tatar доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәгән ширкәт буларак оештырылган. Документны обкомның беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган.«Татар-информ» – это бренд оперативности и достоверности 27 март 1993 ел — Татарстан Президенты боерыгы нигезендә үзгәртелеп оештырылган.Указ Президента Республики Татарстан от 27 марта 1993 года N УП-155 "О создании информационного агентства Республики Татарстан "Татар-информ". Указ Президента Республики Татарстан от 27 марта 1993 года N УП-155 "О создании информационного агентства Республики Татарстан "Татар-информ". 31 гыйнвар 1998 ел — Татарстан Президенты боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагына күчерелә.Указ Президента Республики Татарстан от 31 января 1998 года N УП-58 "О ликвидации информационного агентства Республики Татарстан "Татар-информ". 12 май 2005 ел — Татарстан Президенты боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагыннан чыгарыла, башка дәүләт карамагындагы ММЧлар белән Татмедиага күчерелә. .Указ Президента Республики Татарстан от 12 мая 2005 года N УП-184 "О внесении изменений и признании утратившими силу отдельных указов Президента Республики Татарстан". 23 август 2007 ел — Татарстан Президенты боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы карамагындагы ММЧлар яңартылган Татмедиа карамагына күчерелә.Указ Президента Республики Татарстан от 23 августа 2007 года N УП-453 "О создании открытого акционерного общества "Татмедиа". 30 август 2016 ел — Татар телендәге сайт .tatar доменына күчерелә. 5 октябрь 2016 ел — агентлыкка моңарчы мөстәкыйль эшләгән intertat.ru һәм sntat.ru интернет-редакцияләр кушыла.inkazan.ru: «Татмедиа» объединило газеты Intertat и «События недели» с ИА «Татар-информ»
Сайт аудиториясе Мәгълүмат агентлыгының генераль директоры сүзләренчә, агентлыкның аудиториясе киңәя. Әгәр 2016 елның апрель аенда "Татар-информ" ны көненә 11 мең кеше укыса, декабрьдә алар саны 33 меңгә җиткән. Татар редакциясенең аудиториясе турында аерым мәгълүмат юк.
Татар редакциясенең айлык аудиториясе 2016 елның сентябрь аенда 117 000 тирәсе.Татар сайтлары үсеше динамикасы — сентябрь, 2016
tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar аудиториясе @ alexa.com tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar аудиториясе @ hypestat.com tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar аудиториясе @ liveinternet.ru: aтна 31 көн
Бәйле ресурслар Twitterда: рус., тат. YouTubeта: рус., тат. Facebookта: рус., тат. Vk.comда: рус., тат. Instagram белдергечендә: рус., тат. Telegram белдергечендә: рус., тат.
Фактлар Мәгълүмат агентлыгын сыйфатлы журналистика урынына иҗтимагый–сәяси пропаганда тарату белән шөгыйльләнүдә гаепләүчеләр табыла.Новая Газета: Чтобы больше не писала… Мәгълүмат агентлыгы сайты 2016 елда Белем җәүһәрләре бәйгесенең «.tatar домены — җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә беренчелекне яулый.Раил Гатауллин: Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 2025 елның мартында Латвиядә (Россиянең тагын сигез интернет-ресурсы белән бергә) «Татар-информ» да блокланган. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча совет: Әлеге интернет-ресурслар Латвия җәмгыятенең бердәмлегенә һәм Украинага күрсәтелгән ярдәмгә тискәре йогынты ясарга мөмкин, шулай ук әлеге ресурсларда урнаштырылган мәгълүматлар Латвиянең бәйсезлегенә, суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә каршы юнәлдерелгән, дгән нәтиҗәгә килгәнЛатвиядә «Татар-информ»ны һәм Россиянең тагын сигез интернет-ресурсын блоклаганнар. Татар-информ, 24.03.2025.
Моны да карагыз Башинформ Шулай ук карагыз Татмедиа Татнет
Чыганаклар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 24 ел тулды
Тышкы сылтамалар «Татаринформ» сайты
Искәрмәләр
Төркем:Мәгълүмат агентлыклары Төркем:Татарстан мәгълүмат чаралары Төркем:Татар мәгълүмат чаралары Төркем:Рус телендә эшләүче мәгълүмат чаралары Төркем:Россия мәгълүмат агентлыклары