Марина Карпова, Марина Иван кызы Карпова (Марина Ивановна Карпова; 1989 елның 4 декабре, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Октябрьский) ― җырчы, М. Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры солисты. 2017 елдан Казан шәһәр филармониясендә эшли Заслуженная артистка Республики Татарстан Марина Карпова. Казанская городская филармония Вконтакте, 20.11.2019. Татарстан Республикасының Атказанган артисты Марина Карпова. Солисты-вокалисты / Казанская Филармония.
Тәрҗемәи хәле 1989 елның 4 декабрендә Башкортстан АССРның Октябрьский шәһәрендә туган. Әти-әнисе Бакалы районыннан: әтисе Иван Дмитрий улы – Яңа Илек, әнисе Лидия Кузьма кызы ― Георгиевка авылыннанЮлай Низаев. Бакалы керәшеннәре концертында Марина Карпова: Туган як моңннарын тыңлау шундый рәхәт. Татар-информ, 1.11.2025. Керәшен җыруларын Бакалы районы Яңа Шәрәшле авылында яшәүче әбисе Валентина Василий кызыннан өйрәнгән.
Октябрьскийда музыка мәктәбенең фольклор бүлеген тәмамлаган. «Таусень» рус халык ансамблендә шөгыльләнгән. Керәшен җырларын җырлап дебют ясаган. Мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән. Уку алдынгысы буларак, Санкт-Петербург губернаторы стипендиясен алып укыган.
Ике курсны укып бетергәч, Мәскәүгә күчеп, (заманында Жанна Агузарова, Александр Малинин, Надежда Кадышева, Алла Пугачёва, Екатерина Шаврина һ.б. укыган Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика институты сйты) М. М. Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогика тәмамлаган.
Иҗаты Зур конкурсны үтеп (1 урынга 10 кеше) peoples.ru , М. Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хорына эшкә кабул ителә. Анда 8 ел эшли.
Репертуарында – Россиянең төрле өлкәләрендә яшәүче рус халкының, аерым алганда казакларның, җырлары, биюләре, такмаклары: "Лена буе ямчыларының кадриле" («Кадриль преленских ямщиков»), "Касыйм биюе" («Касимовская пляска»), "Сарытау карачанкасы" («Саратовская карачанка»).
«Мин горурланам синең белән, Ватан», «Россия ― Ватаным минем»», «Россия анакай», «Җиңелмәс Россия», «Хакыйкый Россия» һ.б. концерт программаларында чыгышлар ясый. Репертуарында халык, авторлык, патриотик, рус һәм керәшен җырлары, шулай ук үзе иҗат иткән җырлар бар.
Дәүләт күләмендә уздырыла торган бәйрәм концертларында һәм чараларында катнаша. «Бөтенроссия милли мәдәният фестивале», «Казакларның түгәрәге», «Славян язуы һәм мәдәнияте көннәре», Россия хөкүмәтенең «Россия җаны» («Душа России») еллык премиясен тантаналы тапшыру чарасында катнашып киләbelcanto.ru.
Россия дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларының чит илләрнең башлыклары белән очрашуларының мәдәният программаларына, чит илләрдә «Россиянең мәдәнияте көннәре»нә даими чакырыла.
Хор белән дөнья буйлап гастрольдә йөри: Көнбатыш Европа илләре, Кытай, Монголия, Корея.
Искәрмәләр
Әдәбият Андреев А. Г., Латыпова А. А. и др. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6 Каримов Р. М., Шокурова С. П., Кусырева Ю. А. 15 лет землячеству. Бакалы, 2014.
Сылтамалар Пятницкий хоры турында Җырларын тыңларга
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Бакалы районы Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:М.М. Ипполитов- Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Керәшен татарлары Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе