Николай Кузнецов, Николай Дмитрий улы Кузнецов (, 1923 елның 22 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, хәзерге Яшел Үзән районы, Васильево ― 1974 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― сынлы сәнгать остасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1971).

Тәрҗемәи хәле 1923 елның 22 маенда Татарстан АССРның (хәзерге Яшел Үзән районы) Васильево бистәсендә туган. 1974 елда вафат.http://artchive.ru/artists/22822 Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1945). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950). Катнашкан күргәзмәләре Бөтенсоюз һәм бөтенрусия кургәзмәләре (1951-1957) Мәскәүдә «Совет Русиясе» күргәзмәсе (1960, 1970) Мәскәүдә РСФСР ның 16 автономияле республикасы күргәзмәсе (1971) Ленинградта “Совет Татарстаны” күргәзмәсе (1972) Уфада “Совет Татарстаны” күргәзмәсе (1976, 1977) Казанда барлык зона һәм республика күргәзмәләре Шәхси күргәзмәләре Иҗаты Н. Кузнецов иҗатының төп темасы – сәнагать пейзажы һәм шәһәр күренешләреГ. Могильникова. Николай Дмитриевич Кузнецов (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979): тимер юллар һәм тукталышлар, елга портлары һәм причаллары, андагы манаралы краннар, нефть сиртмәләре, яңа калаларның урамнары, йортлары, бакчалары, Идел киңлекләре.

Рәссамга беренче танылу китергән хезмәтләре – тимер юл күренешләре: ”Мәскәү. Өченче км” (1952), “Эре станциядә” (1954), “Юдино тимер юлларында” (1962).

“Мәскәү. Комсомол мәйданы” (1953) шәһәр пейзажлары шәлкемен башлап җибәрә.”Казан Кремле” (1955) – алар арасында иң яхшысы.карарга:http://real-kremlin.ru/v/artgal/sovperiod/SANY4094.JPG.html «Венеция» (1960), «Мәскәүнең яңа силуэты” (1968-1969) триптихы : “Ленин таулары" (триптихның үзәге), “Останкинодагы телеүзәк” (триптихның сул ягы), “Космосны яулау” (триптихның уң ягы)». Казанның тарихи мигъмари истәлекләре янында яңа биналар аеруча купшы күренә: “Алтынсу агачлар” (1971), “Казан. Куйбышев мәйданы” (1972)

Идел елгасы рәссамны һәрвакыт иҗатка рухландыра: “Казан – биш диңгез порты” (1959), “Йөзү башланыр алдыннан” (1960), “Бүгенге Идел ярлары” (1967).карарга:http://real-kremlin.ru/v/artgal/sovperiod/SANY4096.JPG.html

Нефть якларында иҗат иткән хезмәтләре: “Нефть чыккан якларда” (1964), “Киләчәк төсмерләре” (1963), “Гаҗәеп гигант” (1964), “Миннебай газ-бензин заводы” (1967), “Кышкы юл” (1974).

Соңгы хезмәтләрен КамАЗ төзелешенә багышлый.

Мактаулы исемнәре РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе(1957). Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе(1957). Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1971) – сәнәгать пейзажларын сурәтләгән хезмәтләре өчен.http://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=1029&Itemid=57

Чыганаклар 1. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.

2. Г. Могильникова. Николай Дмитриевич Кузнецов (китапта: В.Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979) Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары