Рада Нигъмәтуллина, Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина (1931 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2019 елның 12 октябре, РФ, ТР, Яшел Үзән районы, Васильево) — татар хатын – кызларыннан беренче рәссам - сынчы. Тукай премиясе лауреаты (2007 ел). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).
Тәрҗемәи хәле 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Шәриф Камал исемендәге 80нче санлы мәктәпне (1934-1940 елларда – 1 нче санлы) тәмамлыйhttp://kazan80school.ucoz.ru/index/istorija_shkoly/0-124 80 нче мәктәп сайты.
Казан сәнгать училищесын (1954), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (1960) тәмамлый. Диплом эше «Миләшкәй»не «бишле»гә эшли. Остазлары — Михаил Аникушин, Садри Ахун.
Иҗаты Иҗатында Габдулла Тукай шигъриятен, Салих Сәйдәшев музыкасын, татар театрын һәм татар халык авыз иҗатын чагылдыра.
«Уеннан уймак», «Беренче сыйныфлар», «Апуш», «Әллүки», «Сара Садыйкова»Әлфия Айдарская: "Бер өмет тә калмады". Азатлык радиосы, 15.08.2018, «Сөембикә» сыннары авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе 1984 ел — Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. 2002 ел — Татарстанның халык рәссамы. Россиянең атказанган рәссамы. 2007 ел — Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге — «Тукайга мәхәббәт белән» дигән скульптор эшләр сериясе өчен (авторлар төркеме составында).
Гаиләсе Ире Виктор Рогожин, күренекле сынчы, Татарстанның халык рәссамы. кызлары: Изабелла Виктор кызы Рогожина, Марина Виктор кызы Нигъмәтуллина, сынчылар, рәссам - графиклар, Россия Һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзалары, Татарстан Республикасының Габдулла Гукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре (2007).
2019 елның 12 октябрендә каты авырудан соң вафатТанылган татар сынчысы Рада Нигъмәтуллина вафат. Азатлык радиосы, 12.10.2019.
Искәрмәләр
Чыганаклар Д. Хисамова, Г. Эйдинов, М. Гарифҗанов. Рада Нигъмәтуллина. Казан-Чабаксар, Заман, 2007 ел. О. Стрельникова, М. Гарифҗанов. Скульптурная группа в семейном интерьере. «Республика Татарстан», 2007 ел, 5 май саны. Р. Шаһиева. Тукайга мәхәббәт илә. Казан, Заман, 2011 ел.
Сылтамалар
http://www.business-gazeta.ru/article/100042/ http://zvezdapovolzhya.ru/obshestvo/roza-09-04-2013.html
Моны да карагыз
Төркем:Татар сынчылары Төркем:Татарстан скульпторлары Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган рәссамнары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар