Борай районы (, ) — Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 95 авыл бар, шуларның 76-ы татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Бураевский район. Болардан тыш 4 мари, 9 удмурт һәм 3 кечкенә рус авылы бар. Тик Чишмә-Борай дигән мөселман марилар авылы халкы да, Асаутамак, Бикҗән, Воткөрҗә дигән мөселман удмуртлар авыллары халкының күпчелеге дә XX гасыр ахырыннан үзләрен татарлар дип билгели башлаган.

Районда татар авыллары: Борай, Абдрашбаш, Абдулла, Абзай, Ает, Алдар, Асаутамак, Әҗәк, Әрдәш, Әрнәш, Байсака, Бакалы, Берләч, Бигәнәй, Бикҗән, Бустанай, Ваныш, Варҗытамак, Воткөрҗә, Гомәр, Давытлар, Дүсмәт, Зур Бадрак, Иске Бикмәт, Иске Карагыш, Иске Кизгән, Иске Көрҗә, Иске Мостафа, Иске Тазлар, Иске Тукран, Ишмәмәт, Йомакай, Каенлык, Калмык, Камилән, Карабай, Каразирек, Каратамак, Кәшкәләү, Кече Бадрак, Кодаш (Борай районы), Колай, Котлыяр, Кузбай, Кушманак, Кызыл Октябрь, Ленин Бүләге, Миңле, Мулла авыл, Нарыш, Сармаш, Сәетбай, Сәет-Көрҗә, Себергән, Силасау, Сумсабаш, Сүлҗебаш, Таңатар, Таңсызар, Тастүбә, Тугай, Тукай, Түгәрәк, Үләй, Үтәгән, Фрунзе, Хаҗи, Чалкак, Чишмә-Борай, Шабай, Шәнәк, Шилек, Яңа Алтыбай, Яңа Бикмәт, Яңа Җәлдәк, Яңа Карагыш, Яңа Каргалы, Яңа Кизгән, Яңа Мостафа, Яңа Тазлар. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Моннан тыш Вострецово, Тепляк, Крещенка дигән элеккеге урыс авылларында да хәзер татарлар күпчелектә.

Татар авылларында татар теленең бөре сөйләше таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Җирле удмурт һәм марилар да татарча беләләр, ә Касияр, Дәүләкән авыллары удмуртлары тулысынча диярлек татарчага күчкән.

Юкка чыккан татар авыллары: Валыш, Нариман, Ташу, Ташкубар.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Борай районы *