Чишмә районы (, ) — Башкортстанның көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 104 авыл бар, шуларның 53-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Чишминскийский район район. Болардан тыш 3 мордва, 15 башкорт, 3 украин һәм 24 рус-украин катнаш авылы бар.

Районда татар авыллары: Абрай, Ар, Аргы утар, Арслан, Бакча, Балагыш, Бабиково, Бәкәй, Бәрсүәнбаш, Бильязы, Бишкәҗә, Борискино, Бүләкбаш, Чияле, Дим, Әмин, Ибраһим, Иганай, Илкәш, Ирек, Иске Муса, Калмаш, Карамалы, Каранъелга, Келәш, Кушкуак, Кызылга, Өйдрәк, Сабурово, Сәйрән, Салих, Сафар, Слак, Тәпәреш, Түбән Тирмә, Узытамак, Уразбахты, Урта Усман, Чишмә (Башкортстан), Чишмә авылы, Чуалкип, Шиңгәккүл, Югары Тирмә, Югары утар, Яңа Абдулла, Яңа Муса, Яңа Опты, Яңа Сайран, Яңа Сафар, Яңа Усман, Яңавыл, Ярми, Яшекәй. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Моннан тыш, 2нче Алкино, Алкин санаторие, Исаковка, Пасяковка, Новотроицкое дигән элеккеге рус, катнаш авылларда да хәзер татарлар күпчелектә.

Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Стәрлетамак сөйләше районның төньягында Бишкәҗә, Әмин, Арслан, Яңавыл, Калмаш, Бакча, Салих, Уразбахты, Ирек, Яңа Сафар, Ярми, Яшекәй, Сафар, Кушкуак, Карамалы, Өйдрәк авылларында һәм көньякта урнашкан Бүләкбаш, Чуалкип, Абрай, Кызылга, Иске Муса, Тәпәреш, Бәкәй, Чияле, Ибраһим авылларында таралган. Минзәлә сөйләшендә калган татар авылларында һәм райондагы Күчем, Таулы һәм Караякуп дигән башкорт авыллары халкы да сөйләшә.

Юкка чыккан татар авыллары: Күзембәт, Игенъелга.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Чишмә районы *