Марахимов Аваз Рахимович (1960 елның 9 октябре, Учкуприк районы, Фәрганә өлкәсе, Үзбәк ССР) — техник фәннәр докторы, профессор, Термез дәүләт университетының ректоры. Үзбәкстанның халык мәгарифе министры (2010—2011).

Тәрҗемәи хәле 1983 елда Ташкәнт политехник институтын «кулланылышлы математика» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1984 елда хезмәт юлын Ташкәнт политехника институтының фәнни хезмәткәре буларак башлаган. 1988—2001 елларда Ташкәнт политехника институтында өлкән мөгәллим, доцент булып эшләгән. 2001—2004 елларда Үзбәкстанның Милли университетында кафедра мөдире, проректор булып эшләгән. 2004—2010 елларда Үзбәкстанның югары һәм махсус урта белем алу Министрлыгында идарә мөдире, министр урынбасары булып, 2010—2011 елларда — Үзбәкстанның халык мәгарифе министры булып эшләгән . 2012—2016 елларда Ташкәнт дәүләт техника университетының профессоры, 2016—2021 — Үзбәкстанның Милли университетының ректоры булган. 2021 елдан бирле Термез дәүләт университетының ректоры булып тора.

Халон технология университетының (Израиль) һәм Сока Университетының (Япония) шәрәфле профессорыХалонский технологический университет, Евразия университет ректорлары ассоциациясе вице-президенты.

Искәрмәләр

Төркем:Математиклар