Калмаш — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
Тарих 1731 елда нигезләнгән. Актаныштан 23 чакрым көнбатыштарак Шәбез елгасы буенда урнашкан. 1731 елда калмашлыларның хәзер Башкортстанга караган Тузлыкуыш авылының 3 кешесенә һәм үзебездәге Апачта татарлар нәселенә нигез салган Апас мулла Тутаевка күчеп утырырга рөхсәт бирүләре рәсми кәгазьләрдә теркәлеп калган. Алар 1745, 1749, 1761 елларда Каен Түбә, Карт, Суыксу һәм Шәбез авыллары вотчиналары белән бергәАгыйдел елгасы тамагыннан Туктар күленә кадәрге арасын, башка су чыганакларын, Кама елгасының болынлы ягындагы күлләрне төрле вакытка оброкка тапшырганнар. Җирләренең мул булуы авылның бу тирәдә иртәрәк барлыкка килүен раслый. Шул рәвешле аңа нигез ким дигәндә XVIII гасырга краган рәсми кәгазьләрдә йөзбашы Кадермәт Дусмәтов, Азамат Ишкин, Мостафа Чурашов,Үтәмәш Шыгаев, Ярмөхәммәт Уразманов, Акай Зөбәеровның исем-фамилияләре телгә алына. 1813 елда авылда мәчет булуы, 21 июньдә аңа Габделкаһир хәзрәт Ишмәтовның имам итеп куелуы, малайлар мәктәбе эшләве, 1859 елда җил тегермәне барлыгы теркәлеп калган. 1913 елда мәдрәсәдә шәкерләр саны 50 гә җиткән, мөдәррис вазифасын имам-хатыйп Габделмосавир Габделкәбиров башкарган. 1799 елда җирләрне генераль ызанлаганда авыл вотчиналарына Минзәлә өязеннән – 379, Бөре өязеннән 1172 дисәтинә җир бүлеп бирелә, 1918 елга кадәр шулардан файдаланалар. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, Калмашта типтәрләр көн күргән. Кантоннар чорында авыл Унынчы йортка, аннан Семиостров волостена карый. 1929 елда Фрунзе исемендәге хуҗалыкка берләшәләр, 1950 елда “Алга”га (Шәбез), соңыннан чалманаратлыларга кушалар, “Агыйдел” хуҗалыгы булып көн күрәләр. Ул “Наратлы” ҖЧҖкә әйләнә. 6 кеше репрессияләнә. Бөек Ватан сугышына киткән 52 яугирнең 42 се кире әйләнеп кайта алмый. Демография Халык саны18591870188419081920192619381949195819701979198920022010381423511495419253266191171152131797771 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 56 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 100%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Мирзанур Камалов ( районда баш зоотехник булып эшләгән, 1945 елның 5 маенда, Берлинны алгач һәлак була) Әбелгариф Камалов (районда эчке эшләр органнарында эшләгән, милиция лейтенанты булган) Раил Салихов ( отставкадагы милиция подполковнигы) Фәрит Салихов ( хуҗалык эшлеклесе) һ.б Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. - Казань, 2008. -Т.4 Списки населенных мест Российской империи по сведениям 1870 года. Полный алфавитный список всех населенных мест Уфимской губерни.- Уфа, 1906. И.Р Очерки истории Татарстана и Татарского народа.(20 век)- Казань, 1999 Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем. - Казан, 2003. Имамов В. Безнең төбәк тарихы. - Чаллы, 2008. Актанышым - ак илем. // Актаныш - край мой лучезарный. -Казан "Идел- пресс", 2010.