Алма-Ата — Татарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл. Тарихы Киров авыл Советына караган торак пункты. 1930 еллардагы ачлык чорында Казахстаннан килүчеләр нигез сала һәм үз башкалалары исемен авылга атама итеп алалар. Дурбоев белән Сарабаев янына Бишкүмәчтән, Олыимәннән коммуна төзүчеләре күчеп утыралар. Беренче агач йортны Бишкүмәчтән Шәйгәрдән карт тергезә. Җиләк җимешкә, гөмбәгә бай урман белән әйләндереп алган әлеге оҗмахка тиң урын кешеләр күңеленә хуш килә, бик тиз зурая, йортлар саны 34 кә җитә. Мал асрыйлар, умартачылық, бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр, совхоз фермасында терлекләр карыйлар.
Башлангыч мәктәбе, клубы, кибете була.
1965 елда 28 хуҗалыкта 146 кеше яши.
Коммунизм төзү белән әвәрә килгәндә гөрләп, чәчәккә күмелеп утырган авыл Киров бистәсенә күчерелә. Биредә алар Алма-Ата урамын хасил итәләр, читкә китеп бәхет эзләүчеләр дә табыла, әлбәттә. Яуга 10 кеше алына, 4 се һәлак була. Климат
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарстанның югалган авыллары. Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин "Актаныш - туган җирем" (Казан 2010), 76 бит)
Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары