Хәсән яки Татар Туксыбае, ТоксубайСайт «Родная Вятка». (, ) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Административ бүленеш ягыннан Рус Лашмарые авылы җирлеге составына керә.

География Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Койлы елгасының сул ярында, 88К-004 автомобиль юлы янында, районның административ үзәге Бәрәңгедән төньяк-көнчыгышка таба якынча 15 километр (туры юлдан) ераклыкта урнашкан. Диңгез өсте биеклеге — 151 метр.

Климат Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы −14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.

Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.

Сәгать поясы Хәсән авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә. Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Атамасы Авыл атамасы авылга береенче күченеп килгән Хәсән исемле татар кешесенә барып тоташа.

Тарих Халыкта булган риваятьләргә караганда, монда кайчандыр марилар яшәгән. Татарлар бирегә XVIII гасыр ахырында килеп урнашалар. XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында биредә ике авыл телгә алына: Токсубай Колянур һәм Яңа Токсубай. Бу ике авыл башта Бәрәңге волостенда торалар, ә аннары Буй волостена кертеләләр. Алга таба бу ике авыл кушылып, бер Токсубай авылы барлыкка килә.

Халык игенчелек белән шөгыльләнгән, терлек үрчеткән, сәүдә иткән. Алар мөселман динен тотканнар, ислам традицияләрен саклаганнар, авылда кечкенә генә агач мәчете булган.

Күмәкләштерү башлангач, Хәсәнов халкы «17-нче партсъезд исемендәге» колхозга берләшә. Башлангыч мәктәп 1930 елларда элеккеге мәчет бинасында ачыла. Балаларга белем бирү татар телендә алып барылган.

1982 елда 42 йорт, 207 кеше (100 ир-ат, 107 хатын-кыз), барысы да татарлар, яшәгән. Барлык йортлар да электрлаштырылган һәм радиофикацияләнгән, 39 хуҗалыкта баллоннарда газ кулланылган. 1 телефон ноктасы була. Халык кое суыннан файдаланган. ФАП, Бәрәңге райпосыннан азык-төлек кибете, почта була. 6 елдан соң 1988 елга йортлар саны 38-гә, халык саны 121 кешегә кадәр кимегән. Авылда 1,5 км озынлыкта суүткәргеч челтәре төзелә.

Халкы

Милли состав 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 96 кешедән 97 % тәшкил иткән. 2010 елда 78 кеше яшәгән.

Шәхесләр Хәсән авылында хәзерге вакытта Бәрәңге районы мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләүче Әнсар Вафин улы Сафинов, шулай ук Марий Эл Республикасында танылган җырчы һәм композитор, популяр «Поляр йолдыз» эстрада ансамблен оештыручы Вилсур Хәмиев, билгеле хирург Илдус Гафият улы Заһитов туып үскән.

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Социаль өлкә 2003 ел башына Хәсәндә йортлар саны шул ук дәрәҗәдә калган — 38, әмма халык саны 16 кешегә кимегән. Биредә 105 кеше яшәгән, ирләр — 46, хатын-кызлар — 59, нигездә татарлар һәм 3 мари милләтле кешесе була. Халык ярдәмче хуҗалык алып бара, йорт яны участоклары уртача 0,42 га. Йортлары төзек. Чыбыклы радио 1952 елдан бирле эшли, телефон 1981 елда үткәрелгән. 2003 елда 5 телефон ноктасы эшләгән.

Авылда җитештерү объектлары калмаган. Эре мөгезле терлек фермасын 1990 еллар ахырында Рус Ляжмарына күчерәләр. Мәктәп яшендәге балалар Елеево урта мәктәбендә укый. Авыл халкына медицина хезмәте Елеево ФАП тарафыннан күрсәтелә.

Шәхси хуҗалыкта атлар юк, 20 хуҗалыкта сыер, 18 хуҗалыкта сарык, 1 хуҗалыкта кәҗә бар, барлык хуҗалыкларда диярлек кош-корт асрыйлар. Җитештерелгән продукция ашау өчен кулланыла, артыгы сатыла.

Авылда ял йорты бар, Бәрәңге райпосы кибете эшли. Биредә нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яши.

Дин

19 гасыр ахырыннан бер мәчет булуы билгеле. 1930 елларда элеккеге мәчет ябылып, бинасында башлангыч мәктәп ачыла. Яңа мәчет төзү планлаштырыла.

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Мари Иле татар авыллары Төркем:Бәрәңге районы торак пунктлары