Руслан Закиров, Руслан Набижон улы Закиров (Руслан Набижонович Закиров; 1994 елның 25 мае, РФ, ТР, Казан) ― опера җырчысы (баритон), Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучысы. Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, актер, алып баручы. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатыОпределены члены жюри конкурса «Мириада талантов». Портал Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана, 08.04.2024.
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 25 маенда Руслан Закиров Вконтакте Казанда туган. Әтисе ― эксперт-криминалист, әнисе ― фармацевт. Әтисе милли уен коралларында уйнаган, әнисе матур итеп шигырьләр сөйли. Дәү әнисе Кайбыч, Апас районнарында театр куеп йөргән. Руслан җәйләрен Яшел Үзән районының Норлат авылында дәү әтисе һәм дәү әнисе янында уздырган. 2007 елдан «Сәләт»тә сәлкеш, аннары әйдаман, өлкән әйдәман булганРалинә Хәбирова. Руслан Закиров: «Артист – хис кабул итүче һәм таратучы, ә өйдә мин башкарак». Интертат, 4.11.2025.
Казанда музыка мәктәбендә җиде ел баян классында (параллель рәвештә вокал нигезләрен өйрәнгән; укытучысы Резеда Рифгать кызы Сәләхова), И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә (2014 елда кызыл дипломга тәмамлаганВыпуск 2014 года. Казанский музыкальный колледж (училище) им. И.В. Аухадеева), 2014 елдан Казан дәүләт консерваториясендә (профессор Людмила Романовна Церковникова классында) укыганМөршидә Кыямова. Руслан Закиров: «Эстрада йөрәгемә ятмый». «Идел», 14.12.2022. Студент елларында Вахитов районының өстәмә белем бирү өлкәсендә балалар белән 8 ел эшләгән.
Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлагач (2019), берничә ел опера студиясендә эшләгән. Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасында фәненнән укытаКафедра вокального искусства.
Иҗаты Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясенә беренче тапкыр көллиятнең беренче курсында укыганда барган, «Евгений Онегин» операсы хорында катнашкан. Шуннан бирле опера студиясендәге эшчәнлек белән укуы параллель рәвештә бергә үрелеп барган. Консерваториянең опера студиясендә күп кенә спектакльләрнең төп рольләрендә уйнаган. «Түләк һәм Сусылу» операсында (Н. Г. Җиһанов) Түләкнең антагонисты Сартлан ролен, «Наемщик»та (Т. Гыйззәт әсәре буенча) Сындыр, мюзиклында ( мюзиклы, 1956) төп рольне, «Цирк принцессасы» опереттасында (, 1925) Мистер Икс партиясен башкарганЭльвира Шакирова. Руслан Закиров: «Тәүге концертым бу. Сәхнәдә берьюлы 126 музыкант булачак!» «Шәһри Казан», 1.03.2024.
2023 елның апреленнән Казан шәһәр филармониясендә эшлиРуслан Закиров. Солисты-вокалисты – Казанская Филармония. Әлеге филармония чыгарган «Йосыф―Зөләйха» вокал-хореографик спектаклендәге (режиссёр Чулпан Закирова; Кол Гали әсәре буенча эшләнгән либретто авторы Рузия Мотыйгуллина) төп рольне (Йосыф) башкара (яшь Зөләйха ролендә Сәидә Мөхәммәтҗанова / өлкән Зөләйха ролендә Чулпан Закирова)Гөлинә Шәйхи. Руслан Закиров: «Карьера артыннан кумыйм!». «Сәхнә», 15.01.2025. «Три богатыря» әкиятендә Добрыня Никитич ролен башкара. Балаларга Яңа елда күрсәтеләчәк «Бременские музыканты»да Трубадурны уйный.
Үзенең концертларында «Евгений Онегин» операсыннан Евгений Онегин партиясен башкара. «Кави-Сәрвәр» операсында (композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган операсы) Мылтыклы сакчы (ВОХР) һәм Милиционер партияләрендә катнаша.
Classical Crossover жанрында эшләүче вокаль трио ― GRANDE триосы составында чыгыш ясаганTrio GRANDE. Вокальное трио.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 2024 елның 7 мартында композитор Юрий Фёдоров Юрий Федоров Вконтакте (саундпродюсер) белән «Мәхәббәтем яктысы» () сольный концертын куйган. Юрий Фёдоров белән альбом (Пианист һәм җырчы альбомы) әзерли: альбомга кайберләре классика, кайберләре эстрададан алынган танылган әсәрләр кергән. Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә әзерләнгән тәүге концерты 2024 елның июнь аенда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган.
Репертуарында совет, татар, чит ил композиторларының романслары, җырлары. Опера арияләре һәм эстрада җырлары башкара. 7-8 телдә җырлаганы бар (ш.и., татар, рус, инглиз, испан, итальян телләрендә). Репертуарында иң яраткан җыры — Рөстәм Яхинның «Бер генә сүз» җыры. Илүсә Хуҗина («Онытмам»; Энҗе Җәлилова ― Миләүшә Хәйруллина), Зарина Вильданова («Хыяллар»; Луиза Янсуар ― Тимур Вәлиев) һ.б. белән дуэтлары бар.
2025 елда «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә «Тантана» премиясенә тәкъдим ителгән (Казан шәһәр филармониясендә куелган Кол Галинең «Кыйсса Йосыф» әсәре буенча эшләнгән спектакльдәге Йосыф роле өчен). Әлеге спектакль Бөтендөнья татар конгрессының махсус призына лаек булганВо Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025.
Кызыклы факт «Йосыф―Зөләйха»да башкарган гарәп җырын өйрәнер өчен Мәскәүгә барып, Россия халыклар дуслыгы университетында сирияле укытучы табып, аның белән бергә гарәпчә җырларга өйрәнгән.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Мария, рус милләтеннән.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ралинә Хәбирова. Руслан Закиров: «Артист – хис кабул итүче һәм таратучы, ә өйдә мин башкарак». Интертат, 4.11.2025 Гөлинә Шәйхи. Руслан Закиров: «Карьера артыннан кумыйм!». «Сәхнә», 15.01.2025 «Онытмам» (И. Хуҗина, Р. Закиров)
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:Баритоннар