Салават Хөсәенов, Салават Мәгъдан улы Хөсәенов (Салават Магданович Хусаинов; 1960 елның 16 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Базгыя ) ― спортчы (көрәш), тренер, милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, милли көрәш буенча БР Кубогы җиңүчесе, милли көрәш буенча Россия чемпионы, гер триатлоны буенча дөнья чемпионы, РФнең иң яхшы физик культура хезмәткәре. Шаран районының Мактаулы гражданы (2023), Башкортстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре (2025).
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 16 маенда БАССР Шаран районы Базгыя авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әти-әнисе тумышы белән Яңа Тамьян авылыннан. Әтисе Мәгъдан Мөхәммәди улы яшьтән үк Чапаев исемендәге колхозда эшләгән, 17 яшендә бригадир булган, склад мөдире булып эшләгән. Әнисе Мөкәррәмә Гали кызы колхозда сөт җыючы булган. Гаилә музыкаль булганга, Салават та балачактан гармунда уйный.
1977 елда Базгыя урта мәктәбен тәмамлаган, аннары Әлшәй районы Ким авылында урнашкан Аксен авыл хуҗалыгы техникумына (2014 елдан көллият) «Зоотехния» белгечлеге буенча укырга кергән. Армиягә алынып, Балтыйк буенда чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән, шулай ук Карел АССР Сортавала шәһәрендә этләр хезмәте сержантлары составының округара мәктәбен тәмамлаган. 1980 елда старшина-инструктор дәрәҗәсендә демобилизацияләнгән һәм техникумда укып бетергән.
Аннары Уфа нефть эшкәртү заводында оператор, 1982―1985 елларда Шаран авылы «Сельхозхимия»сендә гараж мөдире, бер ел «Сөн» колхозында баш инженер, аннары Шаран үзәк район хастаханәсендә гараж мөдире булып эшләгән.
Читтән торып Чиләбедә югары белем алган. 1995 елдан ― «Атлант» яшүсмерләр клубында милли көрәш буенча тренерлык эшендә (төп эше белән бергә). 2010 елдан ― Шаран авылында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) директоры, 2017 елдан ― «Шаран балалар иҗаты һәм спорт үзәге» МБУ җитәкчесеСтруктура и органы управления МБУ ДО Центр детского творчества и спорта с. Шаран. Шаранбаш-Кенәз авылындагы «Бригантина» балаларны савыктыру лагере җитәкчесе Предприятия и учреждения. Мичуринский сельсовет Шаранский район.
6нчы чакырылыш Шаран районы муниципаль район Советы депутаты.
Спортта уңышлары 1981 елдан Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып эшләгәндә, БР беренче спорт мастеры тренер Галимҗан Лотфулла улы Кудакаев җитәкчелегендә милли көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый (алга таба үзе дә районда милли көрәш буенча беренче спорт мастеры була). 1983―2010 елларда 15 тапкыр ― милли көрәш буенча 70 кг га кадәр авырлык категориясендә Шаран районы Сабан туе батыры. Гер спорты буенча ― Шаран районы Сабан туенда 30 тапкырдан артык, өч тапкыр – Чакмагыш, берәр тапкыр Бүздәк һәм Туймазы сабан туйларында чемпион. 1982 ― милли көрәш буенча РСФСР чемпионы, 1989 ― милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры, Милли көрәш, билбаулы көрәш буенча зона, республика, район ярышларында берничә тапкыр призер, отжимание буенча БР чемпионы, гер спорты, тартылу, дартс һәм шашка буенча БР призеры, җиңел атлетика буенча Шаран районы чемпионы, 2022 ― Стәрлетамак шәһәрендә ветераннар арасында буенча Башкортстан Республикасы чемпионы, 2023 ― гер спорты һәм буенча ветераннар арасында 4 дисциплинада дөнья чемпионы (Беларусь, Минск)Шаранский спортсмен – чемпион мира! Центр детского творчества и спорта с.Шаран Вконтакте, 26.09.2023.
Тренер буларак, Шаран районын, республиканы федераль, Европа һәм дөньякүләм дәрәҗәдә данлаучы спортчыларның тулы бер төркемен тәрбияләгән. Болар ― билбаулы көрәш буенча спорт мастерлары Евгений Бикташев ― 2017 елда Күчмә халыкларның халыкара уеннары призеры, Алсу Гыйниятуллина ― билбаулы көрәш буенча Россия чемпионы, Ринир Хәсәншин ― билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты призеры һәм ике тапкыр дөнья чемпионы, спорт мастерлыгына кандидатлар: Данил Васильев ― билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, Алинә Зиянгирова, Оксана Насыйбуллина, Илнар Латыйпов һәм башкалар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― «Россия Федерациясенең иң яхшы физик культура һәм спорт хезмәткәре» мактау билгесе, 2013 ― «РФ физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе, 2020 ― «Россия Федерациясенең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре» күкрәк билгесе, «Башкортстан Республикасының 100 еллыгына» юбилей медале, «Шаран районы алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе, 2023 ― Шаран районының Мактаулы гражданы (Әлеге исем муниципаль район Советының 2023 елның 20 октябрендәге 34/394 номерлы карары белән бирелгән)Хусаинов Салават Магданович. Почетные граждане / Муниципальный район Шаранский район Республики Башкортостан, 2025 ― Башкортстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре ― билбаулы көрәш буенча Россия җыелма командасы составында ил данын лаеклы яклаучы өч спорт мастеры һәм 16 мастерлыкка кандидат тәрбияләгән өченВ Уфе вручили государственные награды России и Башкортостана. Башинформ, 31.10.2025
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Венера Рифкат кызы, 40 елдан артык Шаран үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. Уллары Тимур, Айдар, Шаранның 1нче мәктәбен алтын медалгә тәмамлаганнар, аннары Уфа дәүләт нефть техника университетында укыганнар. Тимур Ерак Төньяктагы нефть компаниясендә вахта ысулы белән эшли, Айнур ― «Шаран районы спорт мәктәбе» МБУ директоры , тренерлык эше алып бара, спорт мастерлыгына кандидатРуслан Хафизов. Творит добро во благо малой родины. «Шаранские просторы», 13.06.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Хусаинов Салават Магданович. Почетные граждане. Муниципальный район Шаранский район Республики Башкортостан
Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Көрәш буенча РСФСР чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Урал физик культура университетын тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Шаран районының мактаулы гражданнары