Сильвия Серфати (француз телендә: Sylvia Serfaty) — француз математигы, аналитик, хосусый чыгарылмаларда дифференциаль тигезләмәләр һәм математик физика буенча белгеч. Фәлсәфә докторы (1999). 2018 елдан бирле Нью-Йорк университетының Курант математик фәннәр институтының Сильвер профессоры (Silver professor), Америка сәнгатьләр һәм фәннәр академиясе әгъзасы (2019). Maryam Mirzakhani Prize in Mathematics лауреаты (2024). Аны аеруча Гинзбург — Ландау теориясе кызыксындыра.

Архитектор һәм укытучы гаиләсендә туган; Парижда үскән; урта мәктәптә үк математика белән мавыга башлаган. Шунда ук Югары нормаль мәктәпне тәмамлаган (математика бакалавры, 1995). Математика буенча фәлсәфә докторы дәрәҗәсен Париж-көньяк XI Университетында — Fabrice Bethuel җитәкчелеге астында Гинзбург-Ландау тигезләмәләре белән шөгыльләнеп алган. Étienne Sandier белән хезмәттәшлек иткән, аның белән бергә Vortices in the Magnetic Ginzburg-Landau Model (2007) китабын язганQuanta Magazine. 2001 елдан бирле Курант институтында хезмәттәшлек итә, анда аз санлы хатын-кызларның берсе булып тора. Probability and Mathematical Physics-ның шеф-мөхәррирләренең берсе. Күптән түгел ул Кулон системалары белән кызыксына башлаганProf Sylvia Serfaty (Paris 6): Questions of crystallisation in two-dimensional Coulomb systems. | Events | Imperial College London. Ике бала анасы, пианинода уйнау һәм велосипедта йөрү белән мавыга.

Искәрмәләр

Төркем:Математиклар