Чуаш көрәше Тамаша күңелле булачак. aksubayevo.ru, 25.03.2014, билбаулы чуаш көрәшеЛяйля Ахметшина. Аксубайда билбаулы чуаш көрәше буенча генерал-майор Молостов призына төбәкара турнир үткәрелде. «Әлки хәбәрләре», 8.05.2014, «Кереш» / «керешү» чуаш көрәше«Кереш» чуаш көрәше буенча республика турнирында искиткеч уңышлар! Аксубай муниципаль районы, 2.07.2025 (; Национальная борьба Керешу. Министерство физической культуры и спорта Чувашской Республики) ― Чуашстанның яңартылган милли спорт төре, ул Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелгән (Бөтенроссия реестрында номер-коды 0570001212А, бу спорт төре белән 10 меңгә якын кеше шөгыльләнә). РФ Президенты каршындагы Милли спорт төрләрен үстерү буенча эшче төркемне җитәкләгән Чуаш Республикасы Президенты (1994—2010 елларда) Николай Фёдоров инициативасы белән спортның милли төре буларак танылган Кĕрешÿ, национальный вид спорта. forum.na-svyazi.ru, 12.12.2006.
Тарих Бу билбаулы ярыш күп гасырлык тарихка ия һәм баштан ук хәрби максатлар өчен мөстәкыйль сугышчан сәнгать буларак үскән. Чуаш көрәше, гореф-гадәтләр һәм йолалар белән беррәттән, чуаш халкының милли мәдәниятен тәшкил итә.
Аның билбау көрәшенең башка төрләреннән аермасы ― аяклар белән актив эшләү һәм ыргыту техникасы.
Чуаш көрәше буенча беренче чемпионат 1995 елда уздырылган. Чуаш милли көрәше 2006 елда Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелеп, гомумроссия дәрәҗәсендә танылу алган. Реестрга кертү эшендә Чуаш Республикасының беренче Президенты Н. В. Федоров ярдәм иткән. Бу көрәшне үстерү өчен Чуаш милли көрәше федерациясе җаваплы.
2022 елдан башлап, Чуашстан Республикасы спорт министрлыгы инициативасы белән, республиканың спорт мәктәпләренең 64 тренер-укытучысы чуаш көрәше буенча квалификация күтәрү курсларында белем алган.
Чуаш милли көрәше федерациясе Россиядә 2024 елның 26 февралендә аккредитацияләнгән, бу Чуашстанда спорт мәктәпләрендә рәсми ярышлар уздыру, спорт разрядлары бирү һәм чуаш көрәше секцияләрен ачу хокукы биргән. 2024 елда ЧР спорт министрлыгы тарафыннан милли көрәшнең яңартылган кагыйдәләре, спорт исемнәренә һәм разрядларына таләпләр расланганПриказ Министерства физической культуры и спорта Чувашской Республики от 04.04.2024 № 232 Официальное опубликование правовых актов. Хәзерге вакытта чуаш көрәше секцияләре барлык муниципалитетларда да эшли.
2024 елның 15 июнендә Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык спортчы катнашында чуаш көрәше буенча беренче турнир узган. Спортчылар дүрт үлчәү категориясендә көч сынашкан.
2024 елның сентябрендә Чуашстанда беренче тапкыр яңа кагыйдәләр буенча Республика чемпионаты һәм Беренчелеге узган.
2025 елның 6 июлендә Мәскәүдә ВДНХда «Акатуй» бәйрәме кысаларында чуаш көрәше буенча турнир узган, анда җиде төбәктән 47 спортчы катнашкан Керешу. Министерство физической культуры и спорта Чувашской Республики.
Чуаш көрәше буенча ярышлар илнең күп төбәкләрендә чуаш диаспоралары уздырган , Уяв милли бәйрәмнәренең төп бизәге булып тора. Шуңа күрә спортның бу төрен киләчәк буыннар өчен саклап калу бик мөһим. Мәсәлән, 2006 елда Сембер өлкәсенең Чуаш көрәше федерациясе Ачык чемпионат үткәргән. Ул Россия Федерациясе Герое (2002), Федераль сак хезмәтенең авиация полковнигы хөрмәтенә уздырылган (1961 елда Сембер өлкәсендә Барыш шәһәрендә туган). Ул үзе дә әлеге ярышта булган. Ярышта Сембер, Димитровград, Татарстан, Ырынбур, Башкортстан, Пермь краеннан барлыгы 208 спортчы катнашкан. Яшьләр арасында беренче өч урынны Чүпрәле районының Яңа Элмәле укучылары алган. Төп призны Сембердә яшәүче чуаш егете Денис Сетнеров алган. Аңа тәкә бирелгән Аçтахар Плотников. Хыпар: Чӑваш кӗрешӗвӗ сарӑлать. Chuvash.Org.
Кагыйдәләр Чуаш көрәше, гомумән алганда, «билбаулы» көрәш, анда билбау урынына өйдә тукылган сөлге кулланыла. Сөлгенең очлары кул чугына урала, ә уртасы белән көндәшнең аркасын бил кырыеннан кочаклап алалар. Элек, нигездә, аз керемле халык арасында кайчакта сөлге урынына үрелгән бау (шнур) кулланганнар.
Чуаш көрәшендә көрәшү аяк өсте (стойкада) бара. Җиңү өчен көрәшчегә көндәшне җирдән аерып алырга һәм аны аркасы белән аска ыргытырга, шул ук вакытта үзенә өстә калырга кирәк. Чуаш көрәшенә аяк белән актив эшләү – аяк чалу (подножка ясау), аяк белән эләктереп алу (зацеп), этенү (отбив) хасКерешу – вид традиционной народной борьбы народа Чувашии. goroddosug.ru.
Гадәттә, чуаш көрәшендә ярыш, көндәшләрнең әзерлегенә карап, өч минуттан биш минутка кадәр дәвам итә. Әгәр көчләр тигез булса, өстәмә рәвештә тагын ике минут бирелә.
Заманча ярышларда уйнатыла: улап (алып) исеменә абсолют беренчелек; төрле авырлык категорияләрендә паттар (батыр) исеменә беренчелек.
Чуаш көрәше буенча ярышлар күп кенә традицион халык бәйрәмнәренең мәҗбүри элементы булып тора, аларның иң танылганы – язгы «Акатуй» бәйрәме. Элек бу ярышларда чуашларның барлык ир-ат халкы диярлек катнаша торган булган Кӗрешӳ. Чувашская национальная борьба. Telegraph. Егетләр ярышларда җиңүчеләр өчен алдан ук бүләк-призлар җыйган. Һәр йорт диярлек Акатуйга берәр әйбер: яулык, күлмәк, сөлге һ.б. бүләк иткән. Бай кешеләр кайчак тәкә сатып алырлык акча биргәннәр.
Көрәшне, кагыйдә буларак, малайлар башлый, моның өчен алар аны кечкенәдән өйрәнә башлый.
Яңадан торгызу инициаторлары 1990-елларның беренче яртысында чуаш көрәшенең бердәм кагыйдәләре эшләнә. Хәзерге чуаш көрәшен (Кӗрешӳ) яңадан торгызу инициаторы һәм нигез салучылары ― тарихчы (И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының тарих һәм юридик факультетын тәмамлаган) һәм спортчы (каратэ буенча СССР спорт мастеры), ЧДУ куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре Николай Игнатьевич Петров (1955―2023; Ялчык районы Байбатыр авылыннан)В. Вадимов. Кĕрешÿ - Чебоксары, шулай ук Чуаш Республикасының Чуаш көрәше федерациясе президенты, халыкара категорияле спорт судьясы Виталий Петрович ВасильевНиколай Чукмаров. Чувашская национальная борьба Керешу. Инфоурок. Чуаш көрәшен оештыруга, этнография буенча консультант сыйфатында, тарих фәннәре кандидаты А. Изоркинның катнашуы билгеле.
1995 елда Чуаш көрәше (Чӑваш кӗрешӗвӗ, Кӗрешӳ) буенча беренче Чуаш Республикасы чемпионаты уздырылган.
2006 елда Чуаш көрәшен (Чӑваш кӗрешӗвӗ, Кӗрешӳ) чуаш халкының милли спорт төре итеп тану турындагы боерыкка кул куелган. Әлеге боерык нигезендә, төбәкләрдәге чуаш көрәше осталарына «Чуашстанның спорт мастеры» исеме бирелә башлаган Кӗрешӳ – традиционная народная борьба чувашей. Чăваш юррисем ВКонтакте, 26.06.2015.
2025 елның 6―12 октябрендә Новочебоксарскида узган II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары () кысаларында чуаш көрәше буенча халыкара турнир уздырылган (100 кг нан югары үлчәүдә Мәскәүдән Эмиль Незаметдинов җиңүче булган; гала-көрәштә Чабаксардан Евгений Абрамов Бердимырат Розыевны (Төрекмәнстан) җиңгән Результаты международного состязания по керешу. 2-е Всемирные игры национальных видов единоборств Вконтакте, 12.10.20252-е Всемирные игры национальных видов единоборств в Telegram).
Искәрмәләр
Сылтамалар Национальная борьба Керешу. Министерство физической культуры и спорта Чувашской Республики Кӗрешӳ. Чувашская национальная борьба. Telegraph Результаты международного состязания по керешу. II всемирные игры национальных единоборств Кӗрешӳ – традиционная народная борьба чувашей. Чăваш юррисем - Чувашские песни Вконтакте
Моны да карагыз Милли көрәш Билбаулы көрәш
Төркем:Спорт төрләре Төркем:Көрәш Төркем:Чуаш мәдәнияте