Ласло Краснахоркаи (; 1954 елның 5 гыйнвары, Венгрия, Дьюла) ― венгр язучысы, Халыкара Букер (2015) һәм Әдәбият өлкәсендә Нобель (2025) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1954 елның 5 гыйнварында Венгриянең көньяк-көнчыгышында, Румыния чигеннән ерак түгел урнашкан кечкенә генә Дьюла шәһәрчегендә ( медьесы) туган Nobel Prize in Literature 2025. Biobibliography - NobelPrize.org. Әтисе ― адвокат Дьердь Краснахоркаи ― чыгышы белән яһүд булган (1931 елда аның бабасы Корин гаилә фамилиясен венгр фамилиясе Краснахоркаига алмаштырган)László Krasznahorkai, grim Hungarian author whose family hid Jewish roots, wins literature Nobel, әнисе Юлия Палинкаш социаль яклау министрлыгында эшләгәнLarry Rohter. He Rarely Stops Writing.

Сегед һәм Будапештта юристлыкка укыган. 1978 елда Будапештның Лоранд Этвёш исемендәге Гуманитар фәннәр факультетына укырга кергән, анда венгр теле һәм әдәбиятын өйрәнгән ; университетны 1983 елда тәмамлаган, дипломы эмиграциядәге иҗатына багышланган. Күп сәяхәт иткән: 1990 елда Монголия һәм Кытайда булган, 1992 елда Атлантика буйлап йөзгән, Европа һәм АКШ буйлап сәяхәт иткән (1992―1998), Япониядә булган (1997, 2000, 2005).

Хәзерге вакытта туган ягында яшәми, Берлин һәм Триестта яшәүне өстен күрә.

Иҗаты Беренче әсәре 1977 елда басылган. Романнары һәм новеллалары ― тышкы элемтәләрдән аерылган һәм мәгънәле перспективалардан мәхрүм ителгән дөньяда кешеләрнең гротесклы яшәве турындагы антиутопик гыйбрәтле хикәяләр. Язучы кинорежиссер белән актив хезмәттәшлек итә, ул аның романнары, новеллалары һәм сценарийлары буенча халыкара уңышка ирешкән берничә фильм куйган.

Сайланма әсәрләре Роман һәм новеллалар Sátántangó/ Шайтан тангосы (1985, роман; инглиз теленә тәрҗемәсе иң яхшы тәрҗемә әсәре өчен премиясенә лаек булган, 2013) Kegyelmi viszonyok/ Соңгы шәфкать (1986, новеллалар) Az ellenállás melankóliája/ Каршылык меланхолиясе (1989, роман) Az urgai fogoly/ Урга әсире (1992, новеллалар) Háború és háború/ Сугыш һәм сугыш (1999, роман) Északról hegy, Délről tó, Nyugatról utak, Keletről folyó/ Төньяктан — тау, көньяктан — күл, көнчыгыштан — юл, көнбатыштан — елга (2003, роман) Rombolás és bánat az Ég alatt/ Җимереклек һәм кайгы (2004, Кытай турында документаль роман) Seiobo járt odalent/ Си-ван-му монда безнең арада (2008, роман; инглиз теленә тәрҗемәсе Рочестер университетының иң яхшы тәрҗемә әсәре өчен премиясенә лаек булган, 2014) Az utolsó farkas/ Соңгы бүре (2009, роман)

Киносценарийлар Kárhozat Ләгънәт (1988, реж. Бела Тарр) Sátántangó Шайтан тангосы (1991—1993, шул исемдәге роман буенча, реж. Б. Тарр) Werckmeister harmóniák Веркмейстер гармониясе (2000, Каршылык меланхолиясе романы буенча, реж. Б. Тарр) A londoni férfi Лондоннан килгән кеше (2007, Ж. Сименон романы буенча сценарий, реж. Б. Тарр) A torinói ló Турин аты (2010, реж. Б.Тарр) һ.б.

Иҗтимагый позициясе һәм карашлары Венгрия Премьер-министры сәясәтенә һәм идеяләренә каршы чыга.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― Халыкара The Man Booker International Prize 2015. The Booker Prizes 2025 – Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе ― аның ышандырырлык һәм алдан күрүчән иҗаты өчен, ул апокалиптик куркыныч уртасында сәнгать көчен раслый Nobel Prize in Literature 2025. NobelPrize.org. Искәрмәләр

Әдәбият Zsadányi E. Krasznahorkai László. — Pozsony: Kalligram Könyvk, 1999. Krasznahorkai olvasókönyv. — Budapest: Széphalom Könyvműhely, 2002. Krasznahorkai beszélgetések. — Budapest: Széphalom Könyvműhely, 2003.

Сылтамалар Рәсми сайт Ласло Краснахоркаи на сайте Венгерская литература

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Будапешт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Маҗарстан язучылары Төркем:Венгрия сценаристлары Төркем:Маҗар язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Букер премиясе лауреатлары