Кыр үрдәге (яшелбаш, ) — үрдәк кошлар семьялыгыннан елга үрдәкләре ыругының төре.

Атаның гәүдәсе озынлыгы 62 см, ананың — 57 см, авырлыгы 1–1,5 кг җитә.

Ауразия һәм Төньяк Америкада таралган. Татарстанда гадәти кошларның берсе. Язын ата үрдәк яшел башлы, яшел муенлы, ә канатында зәңгәрсу-шәмәхә төстә «көзгесе» була. ана үрдәк карасу-көрән төстә. Аучылык объекты.

Кыр үрдәгеннән йорт үрдәгенең күпчелек токымнары барлыкка килгәннәр. Калганнары — мускус үрдәгеннән. Сынамышлар Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.

Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Үрдәк кошлар