Рабгузый, шулай да Насретдин Рабгузи, Борһан угълы Казый Насыйр (чын исеме — Борһанеддин углы Насреддин) — Алтын Урда чоры әдибе, татарларның һәм үзбәкләрнең уртак язучысы дип исәпләнәИстория изучения литературы Золотой Орды в Татарстане rus.sptatar.com.
Тәрҗемәи хәле Тумышы белән Алтын Урданың көнчыгыш төбәкләреннән булуы фаразӘдипләр:Насретдин Рабгузый adiplar.belem.ru. Тәхәллүсе нигезендә Хәрәзм өлкәсенең Рабат угыз дигән җире белән бәйләнеше дәлилләнә. Күп еллар дәвамында казый вазифасын үти. Насыйр әд-дин Тукбуг әмир вәзирләре арасына керә, Мәварәэннәһернең үзәгендә яшәп китә. 1310-1311 елларда үзенең "Кыйссаи Рабгузи" (шулай да "Кыйссасел-әнбия" ("Пәйгамбәрләр турында кыйссалар", «Пәйгамбәрләр тарихы») исемле дини әсәрен иҗат итә. Әсәрен Алтын Урда түрәләренең берсе - Тукбуга багышлыйТатар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. – Б.70-71..
Кыйссасел-әнбия
Иске төрки телдә иҗат ителгән "Кыйссасел-әнбия" әсәре татарларда киң таралыш тапкан. Әсәрнең төп нөсхәсе сакланмаган, әмма әсәрне төрки дөньяга кайтару Идел-Урал халыкларында күп кулъязма күчерелмәләре саклануыннан гыйбәрәтТатар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. – Б.51.. Китапның беренче басмасы Казан университетының типографиясенең кысаларында Рәхмәтулла Әмирхан тарафыннан 1859 елда бастырыла. Татар һәм башка мәдрәсәләр әсәрне дәреслек буларак кулланалар. Әсәр Таҗетдин Ялчыгол, Габдерәхим Утыз-Имәни иҗатына зур йогынты ясаганСадыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. - Б.155.
Чыганаклар Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. Татар поэзиясе антологиясе: ике китапта // төз. Г.Рәхим. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – I кит. Искәрмәләр
Шулай да карагыз
Кыйссасел-әнбия Әхмәд Ясави Кол Гали Сөләйман Бакыргани Татар поэзиясе антологиясе (1992)
Төркем:Татар язучылары Төркем:Үзбәк язучылары Төркем:Алтын Урда әдәбияты