Джи́мми Ка́ртер (1924-2024) (), тулы исеме Джеймс Эрл Картер-кече () — АКШ сәясәтчесе, илнең 39 нчы президенты (1977—1981). АКШның Демократик фиркасе вәкиле.

1924 елның 1 октябрендә фермер гаиләсендә туа. Бала чагыннан баптизм яклы. Джорджия штатындагы Технологик институтны һәм Хәрби диңгез академиясен тәмамлый. 7 ел су асты көймәсендә әфисәр булып хезмәт итә.

1962 һәм 1964 елларда Джорджия штаты сенатына сайлана. Шул ук штатның губернаторы вазифасына да тәкъдим ителә, ләкин 1966 ел сайлауларында җиңелә. 1970 елда исә ул бу вазифага сайлана. 1976 елда Джимми Картер Демократик фирка тарафыннан президент мөддәтенә тәкъдим ителә һәм бу вазифага 1977 елда керешә.

Президент буларак Джимми Картер либерал-демократик реформалар үткәргән. Тышкы сәясәттә дә активлык күрсәткән. Мәсәлән, Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен ул «халыкара канунны һәм БМО хартиясен тупас рәвештә бозу» дип атаганСовет көчләренең Әфганстанга керүенә 30 ел.

Президентлыктан соң да актив эшчәнлек алып бараКартер Төньяк Кореядагы АКШ ватандашын иреккә чыгаруга ирештеКартер Израильнең кимендә 150 атом коралы булуын белдерде.

2002 елда, президент вазифасыннан киткәннән соң ике дистә ел үткәч, аңа Тынычлык өчен Нобель премиясе бирелдеОбама: Дөньяны ничек бар, шулай кабул итәм. TED конференциясендә чыгыш ясаганы бар.

Искәрмәләр

Төркем:Джорджиядә туганнар Төркем:АКШ президентлары Төркем:Джорджия губернаторлары Төркем:АКШ демократлары Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары