Галимҗан Әхмәдиев, Галимҗан Мәннаф (Габделмәннаф) улы Әхмәдиев (Галимзян Маннапович Ахмадиев; 1925 елның 25 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Баулы волосте, Уба ― 1999 елның 4 декабре, РФ, ТР, Әлмәт) ― хуҗалык-идарә хезмәткәре, Татарстанның көнчыгышында нефть производствосын оештыручы, В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры урынбасары (1977―1983), «Әлмәтнефть» (1972-1977), «Җәлилнефть» (1964―1972), «Әлкәйнефть» (1960―1964) нефть һәм газ чыгару идарәләре башлыгы. Татарстан АССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965). РСФСР атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре. СССР нефть һәм газ сәнәгате отличнигы (1980). Җәлил бистәсенең беренче мактаулы гражданины. Тәрҗемәи хәле
1925 елның 25 ноябрендә Татарстан АССР Бөгелмә кантоны Баулы волосте (хәзерге Татарстанның Баулы районыУба. Татарская энциклопедия TATARICA) Уба авылында туган (Уба авылы 1920-елларда барлыкка килгән, аңа нигез салучыларның берсе аның әтисе Габделмәннаф Әхмәдиев була)Достойный сын своего народа. Джалиль NEWS Вконтакте, 17.05.2019. Башлангыч белемне туган авылында алган. 5нче сыйныфны авылында (хәзер Октябрьский шәһәре микрорайоны), 6нчы сыйныфны Димтамакта, 7нче сыйныфны Буада, 8нче сыйныфны Ютазыда укыган. Галимҗанның өч бертуганы (Шәрифҗан, ?, Әнвәр) ― танылган нефтьчеләр. 1942―1948 елларда ― Кызыл Армия (1946 елдан Совет Армиясе) сафларында. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 3нче Белоруссия фронты 63нче укчы дивизиясенең 170нче аерым сапер батальоны 17нче аерым сапер ротасында хезмәт иткән. Сугышны Смоленск өлкәсеннән Көнчыгыш Пруссиядәге бухтасына кадәр узган. 1945 елның маенда Ерак Көнчыгыш фронтына күчерелә һәм япон милитаристларын тар-мар итүдә катнаша. 1948 елның апрелендә генә демобилизациядән соң өенә кайта. «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгәнАхмадиев Галимзян Маннапович. Память народа. Сугышта сул колак ярысына зыян килгәнСофия Гарифуллина. Ахмадиев Галимзян Маннапович. veterans.tatneft.ru. Сугыштан соң 9-10нчы сыйныфларны Октябрьский шәһәренең 1нче мәктәбендә тәмамлаган. Юрист булырга хыялланган. 1948 елда Ромашкино нефть чыганагы ачылгач, мәктәп директоры Фаина Розенбаум киңәше белән укырга Мәскәүгә киткән. 1949―1954 елларда Мәскәүдә Губкин исемендәге нефть институтында (1998 елдан университет) укыган. Инглиз телен камил белгән. Вуз профессорларының Мәскәүдә калып, фәнни эш белән шөгыльләнү тәкъдименнән баш тарткан. Хезмәт юлы
1954 елда «Бөгелмәнефть» нефть промыселында нефть чыгару буенча бригада мастеры ярдәмчесе булып эшли башлаган. 1954―1958 елларда Лениногорскида (1955 елга кадәр Яңа Писмән) 1нче санлы нефть промыселында мастер ярдәмчесе, мастер, баш инженер, директор. 1958 елның июленнән «Әлкәйнефть» нефть промыселында баш инженер, 1960 елдан башлык. Ул җитәкче булганда беренче куст насос станцияләрен урнаштыру белән шөгыльләнәләр, мәгълүмат эшкәртү хезмәтен оештыралар, күкертле нефть әзерләү узелының тулысынча герметизацияләнгән системасына күчәләр һәм башка яңалыклар кергән. Г. М. Әхмәдиев җитәкләгән «Әлкәйнефть» НПУ «Сөләйнефть» НПУ һәм «Җәлилнефть» НПУга бүленгән. Галимҗан Мәннаф улы гаиләсе белән беренчеләрдән булып Җәлил бистәсенә күченгән. 1964―1972 елларда «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы. Җәлил бистәсен коруда зур өлеш керткән. Булачак бистәгә нигез салган, аңа Муса Җәлилнең исемен бирергә тәкъдим иткән кешеХезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006.. Ул җитәкче булган ун ел дәвамында биредә ике мәктәп, ике балалар бакчасы, поликлиника, кафе, балаларны савыктыру лагере һәм ял базасы төзелгән. Техника йорты төзелеше төгәлләнгән, утызлап торак йорт төзелгәнПоселок Джалиль: как в чистом поле возник один из нефтяных центров Татарстана. news.myseldon.com, 23.03.2020. 1972―1977 елларда «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Альметьевнефть НГДУ. Альметьевская энциклопедия.
1977 елдан ― В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры урынбасары, баш инженер. 1983―1987 елларда ― Гыйракта нефть ятмасын комплекслы үзләштерү буенча СССР Миннефтепромы контрактлар төркеме берләшмәсенең генераль директоры.
1967 елда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган. Депутат буларак, Җәлилдә коттеджлар төзергә рөхсәт алган. 1999 елның 4 декабрендә 73 яшендә вафат булган. Әлмәттә җирләнгән. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Октябрь революциясе ордены Кызыл Йолдыз ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены 1965 ― ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе РСФСР атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре 1980 ― СССР нефть һәм газ сәнәгате отличнигы күп санлы сугышчан медальләр Җәлил бистәсенең мактаулы гражданыГузель Хамитова. 90-летию со дня рождения фронтовика Галимзяна Маннаповича Ахмадиева. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан, 4.12.2015 Шәхси тормышы Хатыны Фатыйма Сабит кызы, табибә. Улы Шамил, Губкин исемендәге нефть институтын тәмамлаган. Хәтер Җәлилдә аның исеме белән урам аталган һәм ул яшәгән йорт янында истәлекле мемориал төзелгән. «Җәлилнефть» нефть-газ табу идарәсенең Хезмәт даны музеенда эш кабинеты экспозициясе булдырылган. Г. М. Әхмәдиевнең туган көнендә (25 ноябрь) бистәнең Хезмәт Даны музеенда «Җәлилнефть» нефть-газ табу идарәсенең яшь нефтьчеләренә беренче тапкыр «Яшь эшче» һәм «Яшь белгеч» дигән мактаулы исемнәр йөртергә хокук бирә торган таныклыклар биреләПосвящение в молодые рабочие и специалисты Посвящение в молодые рабочие и специалисты. ветеранов (пенсионеров) Республики Татарстан, 4.12.2019. Бистәнең Хезмәт Даны музеенда бюстты урнаштырылган Фото Джалиля. Типичный Джалиль Вконтакте, 17.02.2012. Искәрмәләр
Әдәбият Әхмәдиев Галимҗан Мәннаф улы / Дамир Гарифуллин. Җиде җил дуенында. Җәлил поселогы тарихы буенча кыскача хәбәрләр. ― Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2004. – Б.44-45. Хезмәт Даны музее. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан. Җәлил, 2006. Сылтамалар София Гарифуллина. Ахмадиев Галимзян Маннапович. veterans.tatneft.ru
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Совет-япон сугышында катнашучылар Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:И.М. Губкин исемендәге Русия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Шәхесләр:Җәлил Төркем:Җәлил бистәсенең мактаулы гражданнары