Эрик Бейшембиев, Эрик Айдаркан улы Бейшембиев (; 1963 елның 21 мае, СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе) ― кыргыз дипломаты, Кыргызстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы (2023 елның октябреннән)Эрик Бейшембиев Казандагы Кыргызстандын башкы консулу болуп дайындалды. media-center.kg, 16.10.2023. Дипломатик рангы ― Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илче (17.01.2008). Тарих фәннәре кандидаты Бейшембиев Эрик Айдарканович. Татар-информ.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 21 маенда Кыргызстан ССР башкаласы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә туган. 1985 елда Кыргыз дәүләт университетының (2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз ) тарих факультетын, 1993 елда аның аспирантурасын тәмамлаган.
1996 елда Кыргызстан магистратурасын «Дипломатия һәм халыкара хокук» юнәлеше буенча тәмамлаган Выпускники Академического Консорциума «МУК». Академический Консорциум.
1995 елда «Кыргызстанда университет мәгарифен үстерү (1970―1980 еллар)» () дигән темага тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы 1994―1997 елларда ― Кыргызстан консуллык идарәсендә беренче секретарь.
1997―1999 елларда Кыргыз Республикасының Малайзиядәге илчелеге консулы булып эшләгән.
2001―2002 елларда ― КР Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык хезмәте идарәсенең консуллык сәясәте һәм хокук бүлеге башлыгы.
2002―2003 елларда ― КР Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык хезмәте Баш идарәсе башлыгы урынбасары.
2003―2005 елларда ― КР Тышкы эшләр министрлыгының халыкара-килешү идарәсе башлыгы.
2005―2009 елларда ― консуллык хезмәтенең Баш идарәсе башлыгы, КР Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык хезмәте департаменты директоры.
2010―2012 елларда ― КР Тышкы эшләр министрлыгының БДБ департаменты директоры урынбасары.
2012―2016 елларда ― БДБ департаменты директоры, чиктәш илләр департаменты директоры, КР Тышкы эшләр министрлыгының беренче сәяси департаменты директоры.
2016―2017 елларда ― КР Тышкы эшләр министрлыгының халыкара-хокукый департаменты директоры.
2017 елдан 2021 елга кадәр Кыргыз Республикасының Пакистандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе булганЭрик Бейшембиев назначен Чрезвычайным и Полномочным Послом Кыргызстана в Пакистане. president.kg, 0.01.2017.
2022―2023 елларда ― Европа Берлеге белән проект-программа эшчәнлегендә хезмәттәшлек буенча КР Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе.
2023 елның октябреннән ― Кыргызстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулыАдилет Асанов. Эрик Бейшембиев назначен генконсулом Кыргызстана в Казани. BULAK.KG, 16.10.2023. Кыргызстан дипломаты 2023 елның ноябрендә эшкә керешкән. Эрик Бейшембиев ― Кыргызстанның Казандагы беренче Генераль консулы Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстанның Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты. Ватаным Татарстан, 11.12.2023. Генераль консуллыкны ачу турындагы карар 2023 елның май аенда кабул ителгән, бу хактагы Указга Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров кул куйган Фарид Мухаметшин встретился с Генеральным консулом Кыргызской Республики в Казани Эриком Бейшембиевым. Государственный Совет Республики Татарстан, 11.12.2023.
Кыргызстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консуллыгы (Спартак ур, 6Генеральное консульство Киргизской Республики в г. Казани. Иностранные представительства в Казани. Представительство МИД России в г.Казани) 2024 елның 21 февралендә ачылган Александр Хевронин. В Казани открылось Генеральное консульство Кыргызстана. Татар-информ, 21.02.2024. Консуллык Идел буеның җиде төбәгендә яшәүче Кыргызстан гражданнарына хезмәт күрсәтү өчен оештырылган: 6 милли республика (Башкортстан, Мари Ил, Мордовия, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия) һәм 1 өлкә (Сембер өлкәсе). Россиядә барлыгы Кыргызстанның биш Консуллыгы эшли. Алар Казанда, Мәскәүдә, Екатеринбургта, Новосибирскида һәм Санкт-Петербургта урнашкан. Казанда Генераль консуллык ачылу белән Идел буенда яшәүче Кыргызстан гражданнарына үз мәсьәләләрен хәл итү күпкә җиңеләйгән. Консуллык округына кермәгән Самара, Пенза яки Ырымбурда яшәүче гражданнар да мөрәҗәгать итә, чөнки аларга Казанга килү якынракЭрик Бейшембиев: «Своих братьев-татар не можем оставить — надо поддержать!» Реальное время,14.09.2024.
2025 елның башына Татарстанда ~10 мең Кыргызстан гражданы яшәгән, шуларның 600дән артыгы ― Казанда. Аларның төп шөгыльләре башлыча төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм сәнәгать өлкәләре белән бәйле. Шулай ук кыргыз студентлары Казан вузлары белән даими кызыксына. Алар арасында КФУ, медицина, техник һәм аграр вузлар популяр. Аеруча кирәкле юнәлешләр ― медицина, IT, инженерия, юриспруденция.
2021 ел нәтиҗәләре буенча КР һәм ТР арасында ике яклы товар әйләнеше 57,9 млн АКШ доллары тәшкил иткән, 2020 ел белән чагыштырганда 36,6% ка арткан Генконсул Эрик Бейшембиев: Центр международной активности перемещается из Москвы в Казань. milliard.tatar, 11.02.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Екатерина Андреева. Генконсул Эрик Бейшембиев: Татарстан отличает гостеприимство, профессионализм и стабильность. РТ Онлайн, 24.06.2025
Төркем:Кыргызстан сәясәтчеләре Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары Төркем:Кыргыз милли университетын тәмамлаучылар Төркем:Кыргызстан Халыкара университетын тәмамлаучылар Төркем:Кыргызстан илчеләре