Дора ХитцСогласно немецко-русской практической транскрипции, верным вариантом передачи данной фамилии на русский язык является Хиц. (немец телендә: Dora Hitz; 1856 елның 30 марты, Бавариядә Альтдорф-Нюрнберг — 1924 елның 20 ноябре, Берлин) — немец рәссамы. Тәрҗемәи хәле Дора Хитц Румын корольлегенең сарай яны рәссамы, художество Ноябрь төркеменең әгъзасы һәм Берлин сецессионы хәрәкәте нигезләүчеләренең берсе буларак мәгълүм. Хитц живописьне 13 яшендә, Мюнхен “Фрау Вебер кызлар мәктәбе”ндә өйрәнә башлаган. Аның остазларының берсе рәссам Вильгельм фон Линденшмидт Кечесе булган. Мюнхенда исә ул 1876 елда Художество-сәнәгый күргәзмәдә Румыниянең киләчәк королевасы Элизабет цу Вид белән таныша. Элизабет Дора Хитцны Румыниягә сарай яны рәссамы буларак чакыра, анда ул башкалардан кала Синайда король Пелеш кальгасының Музыкаль залында фрескалар барлыкка китерә. 1880 елдан бирле Дора Хитц Парижда тора, анда рәссамнар Эжен Каррьер, Бенжамен-Констан һәм Гюстав Куртуадан өйрәнә. 1886-1887 елларда ул янә Румыниядә, аннан соң Франциягә кайта, Бретаньда (1890) һәм Нормандиядә (1891—1892) тора. 1890 елда Француз рәссамнары Җәмгыятенә керә, җәмгыятьнең медале белән бүләкләнгән булган. 1891 елда импрессионистик “Марс кыры Җәмгыяте”нә керә. Бельгиядә “Король Бельгия акварелистлар җәмгыяте” әгъзасы була. 1891 елда озак түгел Дрезденда тора, ә 1892-енче елда тәмам Берлинга күчә, анда “Берлин рәссам хатын-кызлар һәм сәнгать дус хатын-кызлары” әгъзасы була; портрет живописе буенча заказларны башкара. 1894 елда Тиргартенда хатын-кыз художество мәктәбен һәм художество ательесын ача. Рәссамнар Макс Бекман һәм Кете Кольвиц белән дус булган. 1892 елдан 1921 елга кадәр – “Берлин рәссамнары Шурасы” әгъзасы. 1898 елдан бирле Дора Хитц - Берлин сецессионы хәрәкәте нигезләүчеләрнең берсе. 1906 елда Вилла Романа премиясен һәм Флоренциягә бару өчен стипендияне ала. Иҗаты Рәссам хатын-кыз гәүдәсе, кызлар һәм аналарның шәп сурәтләве белән аерылып торган. Франциядә булганнан соң импрессионистик манерада язган. Иң әһәмиятле итеп Дора Хитц эшләре Берлин, Лейпциг һәм Нюрнберг музейларында тәкъдим ителгән. Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар