Лауриц Туксен (дат телендә: Laurits Tuxen; туу датасы: 1853 елның 9 декабре, туу урыны: Копенгаген — үлем датасы:1927 елның 21 ноябре, үлем урыны: Копенгаген) — дат рәссамы һәм сынчысы, Россия императоры Александр III-нең сарай яны рәссамы, Копенгаген художестволар Академиясе профессоры.
Тормышы һәм иҗаты Художество белемен Дат Король художестволар академиясендә алган, анда дат сәнгатенең башка классигы П. С. Крейер белән укыган. Академиядә өйрәнү вакытында ук үзен иң сәләтле өйрәнчекләрнең берсе итеп күрсәткән. 1870 елда беренче мәртәбә Скагенга зиярәт кылган (соңрак ул Скаген рәссамнары иҗади төркеме белән тыгыз бәйле булган), аннан соң (1880-енче — 1890-ынчы елларда) Европада күп сәяхәт кылган. Шул сәфәрләр вакытында рәссам төрле король фамилияләре әгъзалары, шул дат короле Кристиан IX, Бөекбритания һәм Ирландия королевасы Виктории һәм Россия император гаиләсенең берничә портретын ясаган. 1880-енче елларда Копенгагенда Король художестволар академиясендә укытылган каткан академизм белән канәгать булмаган рәссамнар төркеме тарафыннан барлыкка китерелгән “Ирекле художество мәктәбе”нең беренче җитәкчесе булган. В 1901-енче елда, беренче хатыны Урсуланың үлеменнән соң икенче мәртәбә норвегияле Фредерика Трешоуга өйләнгән һәм аның белән Ютландиянең төньягында, Скагенда, асаба рәссамнар колониясендә тора башлаган. Копенгагенга кайтып, шулай да, җәйге айларын Скагенда уздырган, киндер тукымада җирле пейзажларны, бакчада чәчәкләрне сурәтләгән, гаилә әгъзалары һәм дуслар портретларын ясаган. Шулай ук живописьтә тарихи тематикага багышланган тукымалар ясаган.
Копенгагенның Көнбатыш зиратында күмелгән булган.
Галерея
Төркем:Рәссамнар