Көек авылының «Фатыйма» мәчете () ― Татарстанның Питрәч районы Богородское составындагы Паспорт Богородского сельского поселения Пестречинского муниципального района Көек авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Питрәч районы мөхтәсибәтендә 25нче, Көек авылында 3нче мәчет. ТР МДН Питрәч районы мөхтәсибәтенә карыйПитрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды. ТР МДН, 17.11.2023.

Атамасы Мәчет әлеге төзелешнең беренче инициаторларының берсе ― Рафис Сафинович Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә аталган, мәчет төзү өчен җирне ул биргән. Өстәвенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Хәдичә (555―619) исемле беренче хатыныннан туган кызы Фатыйма исемле (604/605―632) булганПитрәч районы Көек авылында «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар. Татар-информ, 1.06.2025.

Тарих Мәчет төзелеше 2023 елда башланган. Төзелешкә акча керткән иганәчеләр арасында генераль подрядчы һәм төп инвесторларның берсе, «Успех төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры Дамир Ринат улы ГыйниятовПредприниматель Гиниятов Дамир Ринатович. vbankcenter.ru, «Идел буе күчмә механикалаштырылган колоннасы» ҖЧҖ генераль директоры Рафис Сафинович ВәлиәхмәтовООО ПМК «Поволжская». Гендиректор Валиахметов Р. С. һәм башкалар бар.

2025 елның 1 июнендә мәчет манарасына ярым ай куелган. Тантанада районның имам-мөхтәсибе Аббяс хәзрәт Кадыйров катнашканНа новой мечети в Пестречинском районе установили полумесяц. Сводки Казани Вконтакте, 02.06.2025

Тасвирлама ~500 кеше сыешлы ике катлы мәчетнең территориясе 340 квадрат метр тәшкил итә. Мәчеттә беренче катта ир-атлар өчен зур гыйбадәт залы, хатын-кызлар өчен кече намаз залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханәләр урнаштырыла.

Төзелешнең төп этабы инде төгәлләнгән, алда эчке бизәү эшләре, гыйбадәт залларын, уку сыйныфларын һәм имам бүлмәләрен төзекләндерү эшләре бар. Шулай ук бина янәшәсендә балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру планлаштырылаВ Куюках на минарет мечети «Фатыйма» установили полумесяц. ТР МДН, 26.05.2025.

Имам Яңа мәчетнең имам-хатыйбы Салават хәзрәт Арсланов.

Искәрмәләр

Сылтамалар Алина Бикбова. Көектә «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар. «Алга», 1.06.2025 В Куюках на минарет мечети «Фатыйма» установили полумесяц. ТР МДН, 26.05.2025 На новой мечети в Пестречинском районе установили полумесяц. vk.com/video, 3:04

Моны да карагыз Фәрүәз мәчете (Көек) (Умырзая ур., 24)

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Питрәч районы мәчетләре Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр