Шаштар, Шәштар яки Шаштай (мөгаен, фарсы теленнән Şaş-tar яки Şeş-tar, , lit. "алты кыллы, алты кылы булган") – лютня гаиләсенә караган кыллы чиртмә музыка коралы. Аны Әүлия Чәләби һәм Абд Әл-Кадир Мәрәгый беренче тапкыр телгә алалар. Иран, Әфганстан, Азәрбайҗан һәм башка илләрдә кулланалар, ягъни бу коралда уйныйлар. Бәлки, ул Сәфәвиләр династиясе заманында төрле модификацияләр нигезендә танбурдан барлыкка килгәндер. Танбурдагы кебек үк, аның "йөзүче" терәге һәм агач декасы бар (рубабтагы кебек тире түгел һ. б.). Эчәктән алты кыл өч икеләтә рәт итеп салынган, һәм, шулай итеп, бу аның тар музыка коралының элгәре булуын дәлилли.

Шулай ук карагыз

Сетар Дутар Тар Гитара

Искәрмәләр

Төркем:Кыллы кораллар