Артур Сергеевич Фельфнер (; 2003 елның 17 октябре, Конотоп, Сумы өлкәсе, Украина) — украин җиңел атлеты, сөңге ыргыту буенча махсуслашкан. 2024 елда Парижда узган Олимпия уеннарында катнашучы.
Биографиясе
Артур Фельфнер 2003 елның 17 октябрендә Сумы өлкәсенең Конотоп шәһәрендә Сергей һәм Дарья гаиләсендә дөньяга килә. Соңрак гаилә Бахмач шәһәренә күчә. Артурдан тыш, гаиләдә тагын ике кече энесе — Назар һәм Матвей тәрбияләнә. Әби-бабасы Батурин шәһәрендә яши.
Артур җиңел атлетика белән Конотоптагы Мамиашвили исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый, әтисе анда тренер булып эшли. Соңрак ул Бровар югары физик культура училищесын тәмамлый. Аның төп тренеры — Вячеслав Рымко. Спорт карьерасы
2018 елда Днепр шәһәрендә узган яшүсмерләр арасындагы Украина чемпионатында 700 граммлы копьены 62,63 метрга ыргыткан һәм шәхси рекордын урнаштырып, алтын медаль яулаган.
2019 елда Артур Украина данын Баку шәһәрендә узган Европа яшүсмерләр Олимпия фестивалендә яклаган, анда 73,16 метр нәтиҗә күрсәтеп бронза медаль яулаган.
2021 елда Таллин шәһәрендә узган яшьләр арасында Европа чемпионатында 78,41 метр нәтиҗә белән алтын медаль алган. Шуннан соң Найроби (Кения) шәһәрендә узган дөнья чемпионатында катнашып, фин Янне Ляспядан 14 сантиметрга калышып, көмеш медальгә ия булган. Шул ук ел нәтиҗәләре буенча Украина җиңел атлетика федерациясе тарафыннан «Яшь йолдыз» бүләге белән бүләкләнгән.
2022 елның май аенда Оффенбург шәһәрендә узган ярышларда Артур 83,28 метр нәтиҗә күрсәтеп, Украина яшүсмерләре арасында яңа рекорд куйган, ләкин бу нәтиҗә ярышта дүртенче урынны гына биргән. Июль аенда Шоморин шәһәрендә ул бу нәтиҗәне 84,32 метрга кадәр яхшырткан.
Шул ук елда Колумбиядә узган яшьләр арасында дөнья чемпионатында 79,36 метр нәтиҗә белән алтын медаль яулаган.
Олылар арасындагы дебюты 2022 елның августында Мюнхенда узган Европа чемпионатында була, тик Артур квалификацияне уза алмыйча финалга чыга алмый. 2023 елның мартында Лейрия шәһәрендә узган Европа кубогында 80,09 метр нәтиҗә белән алтын медаль яулаган. Шул ук елда Артур Европа уеннарында бронза медаль, Украина чемпионатында алтын медаль, һәм яшьләр арасында Европа чемпионатында алтын медаль ала. Әмма Будапешт шәһәрендә узган дөнья чемпионатында ул бары тик 32-нче нәтиҗә белән чикләнә.
2024 ел Артур өчен Европа кубогында җиңүдән башлана — ул 81,89 метр нәтиҗә күрсәтә. Май аенда Оффенбургта узган Hylo Javelin Meeting ярышында 83,95 метр нәтиҗәгә ирешә. Июньдә Рим шәһәрендә узган Европа чемпионатында финалга чыгып, 81,38 метр нәтиҗә белән сигезенче урынны яулый. Шул ук айда Львов шәһәрендә узган Украина чемпионатында үз карьерасында икенче тапкыр алтын медаль ала. Июльдә Парижда узган Бриллиант лигада 80,48 метр нәтиҗә белән бишенче урынны били.
2024 елда Артур дөнья рейтингындагы урынына күрә Парижда узган Олимпия уеннарында катнашу хокукы ала. Искәрмәләр
Сылтамалар