Кояшны сәламләү () — Хорватиянең Задар шәһәре яр буенда урнашкан архитектор Никола Башичның яктыдиодлы яктылык инсталляциясе. «Кояшны сәламләү» яктылык эффектлары ярдәмендә янәшәдә урнашкан «Диңгез органы» — авторның алдагы инсталляциясе уенына яраклаша.

Урнашу Һәйкәл Хорватиянең Задар шәһәре портына керү урынында Задар ярымутравының көнбатыш очында урнашкан, аннан Задар каналына, утрауларга һәм кичке кояш батуга күренеш ачыла.

Дизайн

Һәйкәл таш түшәлгән яр буе белән бер дәрәҗәдә урнашкан өч йөз күп катлы пыяла пластинадан тора һәм астында фотоэлектрик кояш элементлары булган 22 метр диаметрлы түгәрәк булып тора. Төп (Кояш) инсталляция янында Кояш системасы планеталарын чагылдырган шундый ук, зурлыгы буенча кечерәк инсталляцияләр урнашкан. Кояш һәм планеталарның зурлыклары, һәр пластина үзәгеннән ераклыклар кебек үк, пропорциональ. Пыяла астындагы кояш элементлары, көн дәвамында энергия туплап, төнлә кушыла һәм яктылык шоуы тудыра.

Фотоэлектрик элементларны әйләндереп алган хромлаштырылган боҗрада Задар ярымутравындагы чиркәүләргә исем бирелгән барлык изгеләрнең исемнәре язылган. Аларның исемнәре һәм бәйрәм даталары белән янәшә Кояшның экватордан төньякка яки көньякка авышлыгы һәм биеклеге, шул көнне яр буендагы шул урында кояшлы көннең озынлыгы күрсәтелә. Һәйкәл Задар Диңгез мәктәбенең галим-маринисты профессор Максим Максимин белән хезмәттәшлектә эшләнгән.

Бәя Инсталляцияне төзү бәясе 8 миллион кун (якынча 1,3 миллион евро) тәшкил иткән, ә якындагы территорияне төзекләндерүне исәпкә алып — 50 миллион кун (якынча 7 миллион евро). Кояш яктысы, дым һәм диңгез тозы йогынтысыннан килгән зыянны бетерүгә юнәлдерелгән техник хезмәт күрсәтү 2008 елдан алып 2013 елга кадәр 700 мең кун тәшкил иткән. 2019 елның мартында 4 миллион кун бәясендәге масштаблы реконструкция һәм модернизация проекты тәмамлана.

Вандализм

Инсталляция берничә тапкыр вандализм объекты була. 2009 елның июнендә билгесез кеше тарафыннан дүрт кояш панеле ватылган, ә 8 августка каршы төндә — тагын икесе. 2019 елның маенда егет берничә модульне чүкеч белән ваткан, зыяны 90 мең евродан арткан.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Татар телендә имзаланмаган Викимәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр Төркем:Хорватиянең истәлекле урыннары