Клод Одра́н III яки Кечесе (француз телендә: Claude Audran III; 1658 елның 25 августы, Лион — 1734 елның 27 мае, Париж) — француз сарай яны рәссам-декораторы, рәсем ясаучысы, акварелист һәм гравёр-орнаменталист; рококо сәнгате һәм аның иртә формасы — Регентлык стиленең нигезләүчеләрнең берсе; ., Антуан Ваттоның остазы һәм дусты. Тәрҗемәи хәле

Клод Одран шәҗәрә башы Людовик XIII вакыты гравёрларыннан булган мәшһүр рәссамнар гаиләсенә карый. Бу мәшһүр гаиләнең нигезләүчесе – живописец һәм гравёр Клод Одран Беренче (1597—1675). Аның улы Клод Одран Икенчесе (1639—1684) — живописец. Башка улы Жермен Одран (1631—1710) — гравёр. Өченчесе, иң мәшһүр булганы Жерар Икенче (1640—1703) – гравёр, Король-Кояш Людовик XIV чоры “зур стиле” күренекле остасы, портретист, орнаменталист. Берникадәр вакыт Италиядә укыган, Карло Мараттидан өйрәнгән, Пьетро да Кортона һәм башка итальян бароккосы рәссамнары йогынтысын кичергән. 1670 елда Жерар Одран Икенче Парижга кайткан, анда Ж. Эделинк тарафыннан “корольнең беренче живописецы” Шарль Лебренның композицияләренең гравюраларда кабатлау буенча эшен дәвам иткән. Лебрен үзе штрих офорты һәм кискеч белән гравюра кушылган техникасын кулланып “аның картиналарын яхшырткан” дип әйткән. Одран киң “рубенс манерасы”нда Н. Пуссен, Э. Лесюэр, П. Миньяр, Н. Куапель живопись оригиналлары буенча гравирлаган. Одран гравюралары корольнең мәшһүр “Кабинет”ы нигезе булган һәм Луврның гравюра тупламасының башлангычы булган. Сәнгать тарихында Жерар Одранның иң якын туганнары, гравёрлар да мәгълүм: Бенуа Одран (1661—1721), Жерарның энесе — Бенуа Одран Икенчесе (1698—1772) һәм Жан Одран (1667—1756), башка рәссамнар да булган. Әмма иң күп ат казанганы вакыт узу белән Жерменның улы, Клод Беренченең оныгы һәм Жерар Одран Икенченең энесе Клод Одран Кечесе яки Өченчесе булган. Ул Парижда 1692 елдан Жюль Ардуэн-Мансар остаханәсендә эшләгән. Сарай яны живописецы булган. 1704 елдан бирле 29 ел дәвамында Люксембург сарае художество тупламалары саклаучысы (консьерж) саклаучысы вазыйфасын биләгән. Аның декоратив сәнгать буенча өйрәнчеге Антуан Ватто булган. Иҗаты Клод Одран Өченче Людовик XIV стилендә орнаменталь композицияләр эшләгән. Аннан соң ул экзотик шинуазри һәм сенжери мотивлары, ренессанс гротесклар, трельяжлар һәм ламбрекеннар белән, әмма яңа “һава манерасы”нда кушып Жан Берен орнаментикасы элементларын куллана башлаган. Граф де Келюс шәһадәте буенча бу рәссам “гротескта ләззәт табуны яңарткан... һәм аңа рәхмәтле итеп бу өлкәнең алдан килүчеләрнең авыр, күңелсез орнаментлары онытылган булган. Ул орнаментларны алар заказчиклар теләге буенча фигура күренешләре һәм башка күренешләр белән өстәленергә мөмкин итеп урнаштырган; ул соңгыларында росписьле панноларга һәм плафоннарга кызыксыну китереп чыгара алган һәм төрле жанрларның күп живописецлары монда сәләтләренә кулланылыш тапкан». Клод Одран - Версаль аппартаментларын, Трианон, Мёдон, Ане, Марли сарайларын бизәгән гобеленнар өчен декоратив паннолар һәм картоннар авторы. Людовик XIV-нең улы Людовик Бөек Дофин рәссамга Château de Meudon-да плафон өчен декоратив бизәкләр ясавын кушкан (сакланмаганнар). 1708 елда Клод Одран картоннары буенча Король Гобеленнар мануфактурасында гротесклар белән шпалералар сериясе (Mois Grotesque par bandes), ә аннан соң мәшһүр “Илаһлар портьерлары” (Portières des Dieux) яки “Ел вакытлары һәм стихияләр” сериясе тукылган булган. Аңа рәсемнәрне Одран 1699 елда ук әзерли башлаган. Бу серия бөтен XVIII гасыр дәвамында кабатланган һәм француз Регентлыгы стиленең классик өлгесе булган. Бу сериянең ике шпалерасы Санкт-Петербург Эрмитажында саклана (барон Штиглиц Училищесы музееннан килгән). Клод Одран гомере ахырына кадәр декоратив росписьләр, витраж һәм кулланма сәнгать рәсемнәрен башкарган булган. . Одран барлыкка китергән стиль Франциядә генә түгел популярлык казанган. Дофин һәм Кёльн архиепископы Иосиф Клеменс Баварияле яклавына рәхмәтле рәссам Боннда сарай декорацияләрен башкарган, бу стильнең Германиядә таралышына ярдәм иткән.

Комментарийлар

Искәрмәләр

Әдәбият Өйрәнүләр һәм комментарийлар

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр

Сылтамалар

Төркем:Рәссамнар