Никита Кобелев, Никита Виктор улы Кобелев (, 1987 елның 10 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Брежнев) ― театр режиссёры, театр педагогы, 2023 елның июненнән ― Санкт-Петербургтагы Россия Милли драма театры () баш режиссеры, 2024 елның июленнән — сәнгать җитәкчесе История театра. Александринский театр.

Тәрҗемәи хәле 1987 елның 10 маенда Татарстан АССР Брежнев (Яр Чаллы шәһәренең 1982—1988 еллардагы исеме) шәһәрендә туган. 7 яшеннән мәктәптә театр белән шөгыльләнгән. Укыган гимназиясендә эшләп килгән һәвәскәр театр студиясендә рольләр башкарган. Күпмедер тәнәфестән соң, 10―11нче сыйныфларда укыганда әлеге һәвәскәр студиягә кире кайткан. Һәвәскәр студиядән 2003 елда һәвәскәрләр театры үсеп чыккан (Чаллының хәзерге «Ключ» театры) Молодёжный театр «Ключ». Театры Набережных Челнов. 18 яшендә әлеге театр сәхнәсендә беренче спектакль куйган (сугыш турында төрле шигырьләрдән коллаж). Мәскәүгә укырга киткәннән соң шактый озак театр белән элемтәдә торганИветта Невинная. «Я чудом вышел оттуда легко»: Никита Кобелев о жизни группировщика в Челнах и режиссера в Москве. Бизнес-Онлайн, 30.05.2021.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң 2 ел Казан дәүләт университетының Чаллыдагы филиалында журналистика факультетында укыган.

2007 елда РАТИ-ГИТИСның режиссерлык факультетына (профессор остаханәсе) укырга кергән һәм аны 2011 елда тәмамлаган.

2011 елдан режиссер булып эшләгән, анда 11 радиоспектакль куйган. Режиссерның эшләре «Радиомания» премиясе, Prix Marulic (Хвар, Хорватия), Prix Italia (Турин), Prix Europa (Берлин) радиофестивальләре шорт-битләренә кергән.

2012 елда М. Шишкин романы буенча «Изге Марк кампаниласы» (Мейерхольд исемендәге үзәк ярдәмендә автор проекты) һәм П. Зюскиндның «Зоммер әфәнде турында повесть» (Брянцев исемендәге ТЮЗ, Санкт-Петербург) спектакльләрен чыгарган.

Саша Денисова белән бергә «Юбилей-ОFF»ны (Маяковский исемендәге театрның 90 еллыгын бәйрәм итү) җитәкләгән.

2012―2020 елларда ― Владимир Маяковский исемендәге Мәскәү академия штатлы режиссер-куючы (2016―2020 елларда — сәнгать җитәкчесе урынбасары). Маяковский исемендәге театрда «Любовь людей», «Девятьподесять», «Враг народа», «Бердичев», «Декалог на Сретенке», «Последние», «Кавказский меловой круг», «Человек, который принял жену за шляпу», «Сказки Венского леса», «Москва. Дословно», «Московский хор» спектакльләрен куйган. «Декалог на Сретенке», «Бердичев», «Кавказский меловой круг» һәм «Человек, который принял жену за шляпу» спектакльләре «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе һәм фестивале лонг-листына 2016/17 театр сезонының иң күренекле вакыйгаларының берсе буларак кертелгән.

2017 елның сентябреннән Россия театр сәнгате институты (ГИТИС) актерлык факультетында остаханәсендә укыта.

2023 елның июненнән ― Александра театрының баш режиссеры. 2024 елның июленнән ― Александра театрының сәнгать җитәкчесе. Александра театрында Валерий Семеновскийның шул ук исемле пьесасы буенча «Тварь» (2021) (Федор Сологубның «Мелкий бес» романы темасына) һәм Лев Толстойның «Воскресение» романы мотивлары буенча «Воскресение» (2024) спектакльләрен чыгарганНаталья Панченко. Главный режиссёр Александринского театра Никита Кобелев: В позднем Толстом есть всё. «Тульские Известия», 11.07.2024.

Псковның А. С. Пушкин исемендәге драма театрында (хәзер Александра театры филиалы), А. П. Чехов исемендәге МХТда, А. А. Брянцев исемендәге ТЮЗда, Латвия милли театрында, Сатира театрында, «Практика» театрында куелган спектакльләр авторы.

2025 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Орхан Памук әсәре буенча спектакль кую өчен чакыруны кабул иткән Премьеры, симфонические концерты и альтернативные шоу, кинотеатр и курсы драматургов. Рамблер / новости. Камал театры 2025 елның азагында Орхан Памукның романы буенча «Сафлык музее» драмасын чыгарган (инсценировка авторы – Никита Кобелев үзе, татарчага Рөстәм Галиуллин тәрҗемә иткәнРузилә Мөхәммәтова. «Сафлык музее»: мәхәббәт (юк анда) һәм 42 көнлек шәһвәт турында озын, бик озын спектакль. Интертат, 27.12.2025. 2026 елда «Сафлык музее» спектакле «Зур формадагы иң яхшы спектакль» һәм «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә «Тантана» театр прмиясенә лаек булган Рузилә Мөхәммәтова. «Тантана-2026» яки Памук фанатлары. Интертат, 28.03.2026.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012, 2013, 2017 ― «Московский комсомолец» газетасының театр премиясе лауреаты 2015 ― Россия яһүд җәмгыятьләре премиясе лауреаты ― «Театр» номинациясендә («Бердичев» спектакле өчен) 2015 ― V Республика милли драматургия фестивале лауреаты (Бобруйск, Беларусь) 2021 ― V «Биеннале театрального искусства. Уроки режиссуры» фестивале җиңүчесе (Маяковский исем. театрның «Новаторы» спектакленең режиссеры буларак)В Москве вручили награды лауреатам фестиваля «Биеннале театрального искусства. Уроки режиссуры». portal-kultura.ru, 14.12.2021Влас Мысько. Выходец из челнинского театра-студии «Ключ» Никита Кобелев стал лауреатом V фестиваля «Уроки режиссуры». «Вести КАМАЗа», 14.12.2021 2022 ― «Звезда Театрала» премиясе лауреаты ― «Иң яхшы спектакль. Кече форма» номинациясендә («Тварь» спектакле өчен)

Искәрмәләр

Сылтамалар Кобелев Никита Викторович. Александринский театр

Төркем:Театр режиссёрлары Төркем:Россия театр режиссёрлары Төркем:Россия театр педагоглары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС укытучылары Төркем:Шәхесләр:Александра театры Төркем:Шәхесләр:Мәскәүнең Маяковский театры