Марат Сираҗетдинов, Марат Фәрит улы Сираҗетдинов (Марат Фаритович Сиразетдинов; 1948 ел, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа ― 2025 елның 26 марты, РФ, ТР, Казан) ― музыкант, виртуоз пианист, концертмейстер, симфоник оркестр солисты. Татарстанның халык артисты. Татар фортепиано музыкасы (хрестоматияне кара) үсеше өчен зур өлеш керткән, татар композиторларының иҗатын пропагандалаучы шәхес

Тәрҗемәи хәле 1948 елда Уфада туган. Әтисе Фәрит Сираҗетдинов ― зур музыкант, баянист. Марат балачактан талантлы булган, көйләрне тиз эләктереп алган, шундук яттан өйрәнгән. 2 ел эчендә музыка училищесын тәмамлаган. Мәскәү консерваториясенең махсус фортепиано классын тәмамлаган (педагогы РСФСР халык артисты профессор (1942―2014). Мәскәүдә укыганда концертта СССР халык артисты Наталия Гутманга да аккомпаниатор булган. Аннары Нәҗип Җиһанов аны Казанга чакырып китергән. Уфада фатир тәкъдим итсәләр дә, Марат Казанда калган, укытучы булып Казан дәүләт консерваториясенә килгән, талантлы музыкантлар тәрбияләгән. Симфоник оркестрда уйнаган, әйдәп баручы солист булган. Казан педагогика университетының музыка факультетында фортепиано укытучысы вазыйфасын башкарганПечальная новость. Ушел из жизни Марат Сиразетдинов. «Музыкальная карта» Вконтакте, 27.03.2025. Иҗаты 1970-еллар башында ук Татарстанның иң танылган виртуоз пианистларының берсе булып таныла. Репертуарында ― Фредерик Шопен, Роберт Шуман, Сергей Рахманинов, Сергей Прокофьев һәм дөньякүләм танылган башка легендар композиторларның әсәрләре. Татар фортепиано музыкасы үсеше өчен зур өлеш керткән: Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Ренат Еникиев кебек композиторларның әсәрләрен иң яхшы итеп башкаручы булган. Рөстәм Яхин үзе пианист булуга карамастан, әсәрләрен Марат Сираҗетдиновка ышанып тапшырган, чөнки ул фортепиано концертларында гаять оста концертмейстер булган. Фасил Әхмәтов үзенең фортепиано концертын Марат Сираҗетдиновка багышлаган. Үзенең иҗат тормышында уникаль репертуар булдырган, 200 дән артык концерт биргәнДиана Салихзянова. Ушел из жизни Народный артист Татарстана Марат Сиразетдинов. «Волжская новь», 27.03.2025.

2025 елның 26 мартында 76 яшендә инсульт нәтиҗәсендә вафат булган. Мамадыш трактындагы татар зиратында җирләнгәнВ Казани прощаются с пианистом-виртуозом Маратом Сиразетдиновым. РЕВИЗОР.РУ, 27.03.2025.

Шәхси тормышы Беренче никахыннан улы Илгиз, оныгы Эмир. 1985 елдан икенче никахы җырчы Регина Сәйфи, уллары Алмаз, Алан, бер оныгы.Гөлнар Гарифуллина. «Әз генә калды» дип сизенә иде» – уникаль хәтерле пианист Марат Сираҗетдинов вафат. Интертат, 28.03.2025

Искәрмәләр

Сылтамалар Сиразетдинов Марат Фаритович. ayaris.ru Гөлнар Гарифуллина. «Әз генә калды» дип сизенә иде» – уникаль хәтерле пианист Марат Сираҗетдинов вафат. Интертат, 28.03.2025

Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучылары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр