Анар Рзаев (күбрәк Анар буларак билгеле), Анар Рәсүл оглу Рзаев (; 1938 елның 14 марты, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) ― совет һәм азәрбайҗан язучысы, режиссер һәм сценарист, җәмәгать эшлеклесе. Азәрбайҗанның халык язучысы (1998). Азәрбайҗан ССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980).
Тәрҗемәи хәле 1938 елның 14 мартында Бакуда шагыйрьләр гаиләсендә туган. Аның әтисе (1910―1981) һәм әнисе (1913―1981) илдә танылган шагыйрьләр булган.
1945 елда Бүлбүл (1897―1961) исемендәге музыка мәктәбенә укырга кергән һәм 1955 елда аны бик яхшыга тәмамлаган. Шул ук елда Азәрбайҗан дәүләт университетының филология факультетына укырга кергән һәм аны 1960 елда тәмамлаган.
1964 елда Мәскәүдә Югары сценарий курсларын һәм Югары режиссерлык курсларын тәмамлаган.
1967 елдан КПСС әгъзасы булганАНАР Кино: Энциклопедический словарь/Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др.- М.: Сов. энциклопедия, 1987.- 640 с., 96 л. ил..
1968 елдан ― «Гобустан» сәнгать альманахының баш мөхәррире.
1991 елда Азәрбайҗан рәисе итеп сайланган.
1995 елның 12 ноябрендә Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе (парламенты) депутаты итеп сайланган. 2000 елның 5 ноябрендә яңадан сайланган. 1995 елдан 2005 елга кадәр 75нче Гейчай сайлау округыннан I, II чакырылыш Азәрбайҗан парламенты депутаты булып торган. I, II чакырылыш Азәрбайҗан парламентының Мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе булган.
Азәрбайҗан әдәбиятын үстерүдәге аерым казанышлары өчен Һейдәр Әлиев белән бүләкләнгән (2011)Heydər Əliyev mükafatı "Buta"da təqdim olundu}}.
2014 елның 19 февралендә «Төрки дөньяның 2013 елгы мәдәни башкаласы» булган Искешәһәрдә (Төркия) Төрки дөнья әдәби журналлары редакторларының VI конгрессы нәтиҗәләре буенча төзелгән Төрки телле дәүләтләр Язучылар берлегенең беренче рәисе итеп сайланган.
Азәрбайҗан ) редакция коллегиясе рәисе урынбасары.
Иҗаты Әсәрләре, нигездә, хәзерге заман проблемаларына багышланган. Китапларында замандашы образын ачарга, аңа нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүен, традицион төшенчәләр һәм менталитетның кешеләр тормышына ничек йогынты ясавын күрсәтергә тырыша.
Язучының иң танылган һәм көнүзәк әсәрләреннән берсе ― «Биш катлы йортның алтынчы катында» ― аерылышкан хатын белән «яхшы гаилә»дән булган егет арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйли. Аларның мөнәсәбәтләренә барысы да — егетнең гаиләсе, җәмгыять, дуслары каршы чыга. Бу авыр вәзгыятьтә алар үзләрен югалтмаска тырыша, ләкин кайчак шартлар аларга артык басым ясый.
Язучының «Ак порт», «Отельдәге бүлмә», «Данте юбилее», «Мин, Син, Ул һәм телефон» кебек әсәрләре дә кызыклы.
Анар сценарийлары буенча 12 фильм төшерелгән, шуларның өчесен үзе режиссер буларак куйган. Аның бер хикәясе нигезендә режиссер Самсон Самсонов «Мосфильм»да сценарие буенча «Һәр кич унбердә» (Каждый вечер в одиннадцать) картинасын төшергән.
«Шәһәрдә җәй көннәре» пьесасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган.
Фильмография Земля, море, огонь, небо (1967) Каждый вечер в одиннадцать (1969) День прошёл (1971) Свет погасших костров (1975) Юбилей Данте (1978) Аккорды долгой жизни (1981) Дома на перекрестке (1982) Последняя ночь уходящего года (1983) Окно печали (1986) Экзамен (1987) Тахмина (1993) Беспокойство (1998) Комната в отеле (1998) Посол зари (2012)
Искәрмәләр
Сылтамалар Б. Вл., Анар Р. // Энциклопедия фантастики: Кто есть кто / Под ред. Вл. Гакова. — Минск: Галаксиас, 1995. — С. 35. Фантастика: кто есть кто Анар: Экстелопедии фэнтези и научной фантастики Анар Рзаев: «Не могу надышаться жизнью…» Интервью журналу «Дружба народов», № 8, 2016. Профиль на сайте Национального собрания АР I созыв Профиль на сайте Национального собрания АР II созыв
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:ССРБ халык депутатлары Төркем:Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе әгъзалары Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Азәрбайҗанның халык язучылары Төркем:Азәрбайҗан драматурглары Төркем:Азәрбайҗан публицистлары Төркем:Азәрбайҗан журналистлары Төркем:Бакы дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Шөһрәт ордены (Азәрбайҗан) кавалерлары Төркем:«Дустлик» ордены кавалерлары