Илнат Фәрхуллин, Илнат Ринат улы Фәрхуллин (Ильнат Ринатович Фархуллин; 1991 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан ССР, Саба районы, Мамалай) ― җырчы, автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025). Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең (2009 елдан) элекке солист-вокалисты, «Казан егетләре» төркеменең элекке солисты, музыкаль конкурслар лауреаты, татар эстрадасы хитлары авторы. «Татар җыры» фестивале лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 10 сентябрендә Татарстанның Саба районы Мамалай авылында биш балалы гаиләдә (барысы да малайлар) дүртенче бала булып туган. Илнатка 5 яшь вакытта әти-әнисе аерылышкан, 1999 елда әнисе икенче тапкыр кияүгә чыккан һәм тагын бер ул тапкан. Илнат үги әтисен әти дип атаган, һәм алар бер-берсе белән бик яхшы мөнәсәбәттә булган. Үз әтисе дә (Илнат 7нче сыйныфта укыганда авариягә очрап һәлак булган), үги әтисе дә вафатларГөлия Мөгаллимова. Әти күрше йортта икенче хатын белән яшәде. «Кызыл Таң», 12.07.2022.

Туган авылында мәктәп булмау сәбәпле, Теләче районы Иске Җөри авылында интернатта яшәп укыган, өенә ял көннәрендә генә кайткан. Уку вакытында мәктәп концертларында җырлаган, төрле конкурсларда катнашкан. Җырлаудан тыш, көрәш секциясенә йөреп алганГөлия Ибәтуллина. Илнат Фәрхуллин: «Балык башыннан чери»... Бүтән сүз сөйлисем килми!». «Шәһри Чаллы», 9.01.2024.

2007 елда мәктәпне тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының фольклор бүлегенә укырга кергән (беренче ел уку түләүле булган, аннары бюджетка күчә алган).

2009 елда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбленә кабул ителгән. Укыганда ук ансамбльдә эшләргә хыялланган була, әмма ансамбльдә буш урыннар булмый. Көн саен филармониягә ансамбль репетицияләрен карарга килеп йөри. Ай ярымнан соң көтмәгәндә коллективтан бер артист китә, А. Фәйзрахманов, бөтен программаны өйрәнсен өчен, егеткә әзерләнергә ун көн вакыт биргән. Илнат Фәрхуллин ансамбльнең юбилей концерты алдыннан коллективка кабул ителгән. Биш елга якын ансамбльдә җырлый гына түгел, биегән дә.

Айдар Фәйзрахманов коллективында эшләгәндә, аны «Казан егетләре» төркеменә чакыралар. Фольклор ансамбленнән эстрадага киткән. Коллективтан китсә дә, аның иҗатында халыкчанлык сакланып калган, ул аның фишкасына әверелгән. Җиде ел «Казан егетләре» төркемендә чыгыш ясаган. «Казан егетләре»нең яңа дәвере Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин һәм Фәнил Фәйзуллин белән башлана. Соңрак аларга Айнур Латыйпов та (баянчы) кушыла. Ләкин әлеге состав 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында таркала. Пандемия чорында И. Фәрхуллин бөтен вакытын студиядә үткәрә. Ул 18 җыр язган һәм 6 клип төшергән. Җырчы алга таба үсәргә карар кылган һәм коллективтан киткән. Артистның үз төркеме барлыкка килгәнЛилия Локманова. «Утызга кадәр өйләнмәгез!» «Арча хәбәрләре», 1.05.2020.

2025 елның октябрендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә икешәр көн тулы залларга 35 яшьлек юбилей концертлары биргән (концерт программасының режиссеры ― Марсель Мәхмүтов)Зөлфия Шәвәлиева, Алинә Айдарова. Илнатның юбилей концерты: ак күлмәкнең сафлыгы, тормышны үзгәрткән «пичәт» турында. Интертат, 23.10.2025.

Популяр альбомнары

Яшьлек язым Ак сириннәр Бер очкын Күбәләк Исемдә Әнкәемне үбәр идем Әни кирәк Яшә Ак чәчәкләр Яшә күңелемдә Ландышлар

Кызлар көлә Җиде адым Үтмә, гомер Соңлама Яратам Сары розалар Бир кулыңны Кәләшемнең ак күлмәге Миңа син кирәк КабатлыймИльнат Фархуллин – все альбомы (28). МТС Музыка

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артистыАлинә Айдарова. Илнат Фәрхуллинга «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Интертат, 8.03.2025 2025 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты («Алтын Барс» премиясе) Казанда «Татар җыры 2026» фестиваленең беренче «Алтын барс» премияләрен тапшырдылар. Татар-информ, 20.12.2025 Шәхси тормышы Беренче тапкыр 21 яшендә өйләнгән. Беренче никахыннан ике баласы бар ― кызы Диана һәм улы Тамерлан. Кызы нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, улы музыка һәм барабаннарда уйнарга яратаЛилия Гыймазова. Җырчы Илнат Фәрхуллин: «Начар әтидер дә мин». Tatar Today, 22.07.2020.

2025 елның 3 гыйнварында биюче (хәзер И. Фәрхуллин төркемендә эшли), БР атказанган артисты Регина (Гәрәева) белән никахлашкан, туйлары җәй көне көтелә. Регинаның бу икенче никахы, беренче иреннән Самир исемле улы бар. 2026 елда уртак кызлары туганИлнат Фәрхуллин бәби тудыру йортыннан хатынын һәм кызын каршылаган. Интертат, 12.06.2026.

Дуслары белән бергә И. Фәрхуллин Казанда банкет залы, шулай ук Яшел Үзәннең Әйшә шәхси комлык (пляж) ачканЗилә Мөбәрәкшина. Җырчы Илнат Фәрхуллин «Рәхәт» дигән комлык ача, бөтен кешене коймак белән сыйлый. Интертат, 25.07.2022. Ике проект та, бигрәк тә пляж, уңышлы булып чыккан. Киләчәктә дуслары белән пляж бизнесын киңәйтергә планлаштыра.

Искәрмәләр

Сылтамалар ILNAT – Ильнат Фархуллин Ильнат Фархуллин – Telegram Биография Ильната Фархуллина. Истории успешных людей

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары