Марат Фәйзрахманов, Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов (Марат Джаудатович Файзрахманов; 1973 елның 18 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Биектау районы, Константиновка) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Финанс министры (2025―). Икътисад фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 18 маенда Татарстан АССР Биектау районы Константиновка авылында (2008 елның 1 гыйнварыннан Казан составындагы шәһәр бистәсе, торак массив) туган. Әтисе ― икътисад фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Фәйзрахманов (1948 елның 27 июнендә Арча районы Носы авылында туган), 1996―2018 елларда (22 ел) Казан дәүләт аграр университеты ректоры булганВероника Ваганова, Татьяна Леонтьева. «Как был главбухом колхоза, так и остался!»: Радик Гайзатуллин уходит в отставку. Бизнес-Онлайн, 18.01.2025.
Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1995), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын (2005) тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. Инглиз телендә иркен сөйләшә.
Хезмәт юлы 1992 елдан ― Казан шәһәре телефон станциясендә электромеханик, электромонтер.
1993―1995 елларда ― «Татплодоовощпром» берләшмәсендә икътисадчы.
1997―1998 елларда ― Ак Барс банкның кичектерелгән бурычларны мәҗбүри түләттерү һәм аны гамәлгә ашыру бүлегенең баш белгече.
1998―1999 елларда ― Идел-Кама акционерлар банкы (ВКАБ) идарәсе рәисе урынбасары .
1999 елда ― Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры.
1999―2000 елларда ― Ак Барс банкның Яшел Үзәндәге филиалы директоры.
2000―2004 елларда ― Идел-Кама акционерлар банкы (2005 елның 20 июненнән «БТА-Казань» АКБ (ААҖ), 2015 елның 10 мартыннан «Тимер Банк» (ПАО)) идарәсе рәисеТимер Банк. История.
2004―2007 елларда ― коммерциягә карамаган Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды дәүләт оешмасы директорыИнвестиционно-венчурный фонд Республики Татарстан. О Фондe .
2007 елның маеннан ― Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры.
2025 елның 18 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры булды. Татар-информ, 18.01.2025.
Шәхси тормышы Өйләнгән, улы бар. Спорт белән мавыга Татарстан Республикасы финанс министры.
Искәрмәләр
Сылтамалар Татарстан Республикасы финанс министры
Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның финанслар министрлары Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары