Ван Э (кытай телендә: 王諤,王谔, Wáng È, як. 1465 - 1545 елда туган) - Мин эпохасы Кытай живописецы.
Тормышы һәм иҗады Ван Эның художество манерасы стилистик яктан Сун эпохасы живописенә, бигрәк тә Көньяк Сун эпохасы вакытында эшләгән Сун Кытаеның иң эре рәссамнарының берсе академик Ма Юаньныкына. Ма Юань кебек үк Ван Э әсәрләрен иҗат иткәндә шулай аталган “чабучы балта” техникасын кулланган – буяуны төшерүче пумаланың буялышлары каты һәм кискен, бигрәк тә очлы түбәле кыяларны сурәтләгәндә һәм алар рельефның махсус пластикасын барлыкка китерергә мөмкинчелек бирә. Ма Юань кебек үк рәссам картиналарының композициясен диагональ рәвештә төзегән. Аннан кала Ван Э алдан килүчесе, сарай яны мин живописецы пейзажист-монументалист Ли Цай иҗатына ориентлашкан. Художество промыселлары традицион үскән шәһәр Нинбодан килеп чыгышлы булып Ван Э карьерасында зур уңышка ирешкән. Императорлар Хунчжи, ә аннан соң Чжэндэ сарайлары янында сарай яны рәссамы булып китеп ул илнең башкаласы, Пекинда, “Тыелган шәһәр” эчендә тора һәм император сараенда “Кешелек һәм хикмәт заллары”нда эшли. Ике император да Ванның иҗатына югары бәяләмә биргән. Шулай, Хунчжи аны “заманабызның Ма Юане” дип атаган, ә Чжэндэ Ванга символик “Парча гвардиясе җитәкчесе” титулын биргән. Үз картиналарына ул мәҗбүри рәвештә махсус император мөһере куярга тиеш булган.
Рәссамның иң мәшһүр картинасы булып 106,7х61,8 см үлчәмдәге төргәк итеп ефәктә тушь һәм буяулар белән ясалган “Карда чәчәк атучы караҗимеш агачын эзләүләрдә” тукымасы булып тора. Ул император Хунчжи (1487–1505) вакытында барлыкка китерелгән булган. Картинаның чынлыгын останың үз келәймәсе һәм ике император мөһере исбатлый. Тукымада соры, моңсу күк белән кышкы югары тау өлкәсе һәм юлдашлары белән җайдак томан баскан таулы үзәнгә менә торган тар юл сурәтләнгән. Традиция ишәгендә илһам эзләп таулы биеклекләргә менә торган Тан чоры кытай шагыйре Мэн Хаожаньга күрсәтә. Гәрчә сюжет аның нинди дә булса шигъри әсәренә конкрет ишарә итмәсә дә, шулай да атамада «чәчәк атучы караҗимеш агачы» кытай шигъриятендә еш очрый торган форма булып тора. Көнчыгыш Азия шагыйрьләрендә слива чәчәге язның беренче чәчәк ата торган гөле булып тора һәм аеруча мәхәббәткә ия. Аеруча осталыкка рәссам тушь белән күрсәтелгән соры томан дәрәҗәләрен һәм аларның калкучы кыялар һәм агач өсләре белән контрастын сурәтләвендә ирешә. Ван Э эшләре сун живописенең академизмын аңа замандаш художество традициясенең халыкчанлыгы һәм шигърияте белән куша, моның өчен аны император сарае янында бик яратканнар һәм ул популяр булган. “Карда чәчәк атучы караҗимеш агачын эзләүләрдә” тукымасы хәзерге вакытта Пекинда Император сарае музеенда саклана.
Әдәбият Roderick Whitfield (перевод на нем язык Герберта Бутца): Bilder am Hof der Ming-Dynastie. S. 70ff. In: Lothar Ledderose (изд.): Palastmuseum Peking. Schätze aus der Verbotenen Stadt. Insel Verlag. Frankfurt am Main. 1985. ISBN 3-458-14266-5 Төркем:Рәссамнар