Конфуций һәйкәле () ― Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә 2024 елның 8 октябрендә куелган, 23 октябрендә ачылган һәйкәл (статуя). Борынгы Кытай фәлсәфәчесе Конфуцийга (б.э. к. 551–479 еллар) һәйкәл ачу БРИКСның XVI саммитына һәм Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышланган.

Урыны Һәйкәл Казанның үзәк өлешендә, Вахитов районы территориясендә, Ленин бакчасының көньяк өлешендә урнашкан (2018 елдан Ленин бакчасындагы баскыч төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора) югары террасасында урнашкан.

Конфуций һәйкәленә кадәр баскычның югары террасасында 1924―1977 елларда эшләгән Ленин һәйкәле-бюсты, аннары эшләгән Ленин сыны торган, аннан мәйданчык 47 ел буш торган.

Тарих Казанда Конфуций һәйкәлен кую карары турында 2024 елның сентябрендә билгеле булган. Скульптураны 2024 елның 8 октябрендә урнаштырганнар, шуннан соң аны шул ук елның 22-24 октябрендә Казанда узган XVI БРИКС башланганчы тартма белән каплап тотканнар. Конфуций һәйкәлен ачу тантанасында БРИКС саммитының төп катнашучыларының берсе ― Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашыр дип көтелгән булган, әмма нәтиҗәдә Кытай вәкиллеге дәрәҗәсе тыйнаграк булып чыккан.

Ачылышта Кытай делегациясен Кытай Компартиясе Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге мөдире урынбасары һәм Кытай Медиакорпорациясе (CMG) генераль директоры җитәкләгән, Россия ягыннан төп шәхесләр РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Мухарбиевна Черкесова, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе (ВГТРК) генераль директоры һәм КФУ ректоры Ленар Сафин булган.

Тасвирлама

Конфуций һәйкәле куб формасындагы гранит постаментка урнаштырылган кытай фәлсәфәчесе статуясыннан гыйбарәт. Скульптура һәм постаментның гомуми биеклеге ― якынча 2,5 м .

Һәйкәлдәге Кытай фикер иясе милли киемнән, ике кулын кушырып, карашын Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә төбәп басып тора. Ул таштан (вариант: пластиктан) ясалган, ике метрдан артык биеклектә.

Постаментның алгы ягында рус һәм кытай телләрендә: «Конфуций, бөек Кытай фәлсәфәчесе, б.э. к. 551 ― 479 еллар» дип язылган такта урнаштырылган.

Кайбер саннар Казандагы һәйкәл ― Россиядә, ачык һавада урнаштырылган скульптураларны гына исәпкә алганда, барлыкка килү вакыты буенча бишенче Конфуций һәйкәле. 2007 елның апрелендә Кытайның Россия Федерациясендәге илчелеге белән бергә КФУ базасында Конфуций институты ачу турында килешүгә кул куелган. Максаты ― Кытай белән РФ арасында хезмәттәшлекне тагын да ныгытуКонфуций кая караган? «Татарстан яшьләре», № 42 (12670), 24.10.2024, 2нче бит. КФУда бүген Кытайдан килеп белем алучы студентлар байтак. 2020 елның гыйнварында Кытайның Казандагы Генераль консулы бүләк иткән Конфуцийның зур булмаган интерьер статуясы КФУ каршындагы Конфуций институты диварларына куелган булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Казан һәйкәлләре Төркем:2024 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Конфуций