Бишбүләк районы (, , ) — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 86 авыл бар, шуларның 21-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Бижбулякский район.
Районда татар авыллары: Кунаккол, Касыйм, Яңа Биктәш, Морадым, Исәкәй, Шомыртлы, Мәнәвез-Мәскәү, Усак-Кичү, Иттихат, Разия, Кыңгыр-Мәнәвез, Чулпан, Барыш, Муса, Ибрай, Җилбулактамак, Ает, Дүсән, Тукай, Кәрим, Сухоречка. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Кунаккол, Касыйм авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Төньяк Башкортстан җирлегенә иң беренче булып күченгән һәм XVIII гасырда көньякка юнәлгән мишәрләр (ягъни байкыбаш токымнары).Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап). Кунакколга Миякә районыннан типтәрләр дә күченгән.
Җилбулактамак, Ает, Дүсән, Тукай, Кәрим авылларында күберәк казан татарлары яши. Чыгышлары белән күбесе бүгенге Татарстанның Сарман якларыннан. Алардан тыш Казан арты (Яңа Биктәш, Морадым, Исәкәй, Сухоречка, Шомыртлы), пермь (Мәнәвез-Мәскәү), бүгенге Башкортстанның төньяк-көнбатыш якларыннан (Усак-Кичү, Иттихат, Разия, Кыңгыр-Мәнәвез, Чулпан, Барыш) татарлар да, Муса һәм Ибрай авылларында татарлашкан мөселман чуашлар яши.Ягафова Е. А. Чуваши-мусульмане в XVIII — начале XXI вв.: Монография.. — Самара: ПГСГА, 2009. — 128 с.
Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы,Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 ә мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
Юкка чыккан татар авыллары: Бәк-Гаспралы, Тумашъелга.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Бишбүләк районы *