У Вэй (кытай телендә: 吳偉, 1459 —1508) — Мин династиясе вакыты кытай рәссамы һәм хаттаты. Чжэ мәктәбе вәкиле.

Тәрҗемәи хәле 1459 елда Цзянся өязендә (хәзерге Хубэй провинциясе территориясе) туган. Яшь чагында Чжэцзян провинциясенә күчкән. Биредә Чжэ мәктәбе иҗади фикерләре белән мавыга башлаган. Дай Цзинь әсәрләрендә өйрәнгән. Шуннан соң живопись белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлаган, картиналарын сату исәбенә торган. Шиинг һәм Цвиэнг исемнәре, Луфу һәм Сяо Сян кушаматлары астында мәгълүм. Соңыннан рәсем ясауга өйрәтү белән шөгыльләнгән, күп өйрәнчекләре булган. Вакыт узу белән У Вэй осталыгын император сарай янында югары бәяләгәннәр. Император Хунчжи У Вэйны беренче сарай яны рәссамы итеп билгеләгән.

Озак вакыт живописец империя башкаласы Пекинда торган. Тормыш ахырында Нанкинга күчкән, анда ул 1508 елда үлгән.

Иҗаты У Вэй пейзажларны һәм кеше гәүдәләрен көчле, ирекле стильдә ясаган. Аның иң мәшһүр эшләре «Цзянсу манзарасы», «Балыкчылар авылында бәйрәм итү». «Сяо Сян стиле»н башлаучы буларак танылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Wu Wei Төркем:Рәссамнар