Илья Максимов, Илья Николай улы Максимов (Илья Николаевич Максимов; 1963 елның 6 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Тәмте) ― рәссам, педагог, 2009 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе һәм югары категорияле укытучысы (2000). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 6 августында Татарстан АССР Саба (1991 елдан Теләче) районыныңТямти-Метески. Институт Татарской Энциклопедии Тәмте авылында туган. Башлангыч мәктәптә рәсем ясау нигезләрен үзләштерә башлаган. 1982 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1982―2000 елларда Алабуга шәһәренең мәдәният бүлегендә рәссам-бизәүче булып эшләгән.
2000 елдан ― И. И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбе «Детская художественная школа № 1 имени И.И. Шишкина» Елабужского муниципального района укытучысы.
2005 елда Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-график бүлеген тәмамлаганМаксимов Илья Николаевич. ГАПОУ «Елабужский колледж культуры и искусств».
2009 елдан ― Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе. Педагог тарафыннан укытыла торган дисциплиналар: Сынлы сәнгать (ИЗО) укытучысы, Укытучы – Рәсем, Рәсем сәнгате, Дизайн-проектлау.
Иҗаты
Илья Максимов иҗаты этник темага ясаган картиналары белән кадерле. Аның күпчелек хезмәтләрендә ― керәшеннәрнең тарихы, җаны һәм язмышы. Картиналары тамашачыны үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә Максимов Илья Николаевич. УМАРТА Вконтакте, 3.11.2022.
Күргәзмәләре 2013 ― «Минем дөньям» () шәхси күргәзмәсе (экспозиция рәссамның 50 еллык юбилеена һәм аның иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган)Выставка Ильи Максимова открылась в Доме дружбы народов РТ. Татар-информ, 8.11.2013. 2013 ― Илья Максимовның картиналары «Хәзинә» галереясендә эшләүче «Керәшен сәнгате» күргәзмәсендә катнашкан. 2019 ― Алабуга шәһәр мәдәният йортының мәрмәр залында «Арт-галерея» проекты кысаларында «Язмыш бүләге» () күргәзмәсе«Дар судьбы». МБУДО «Детская художественная школа №2» Елабужского муниципального района. 2020 – Илья Николаевич Максимовның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәктә (Җырчы Җәкәү җортында) керәшен рәссамнары картиналарыннан зур күргәзмә оештырыла. 2021 елда, керәшен мәдәниятенә багышлап, этнорәссамнарның республика күләмендәге «Безнең ил» пленэры уздырыла. Пленэр нәтиҗәсендә, Зәй төбәге матурлыгын чагылдырган 40тан артык сәнгать әсәре ясалган Бүген 6 август көнне асыл карендәшебез, рәссам Максимов Илья Николаевич үзенең туган көнен билгеләп үтә! КЦ имени Якова Емельянова, 6.08.2024. 2024 ― Баулының туган якны өйрәнү музеенда рәссам Хәмит Латыйпов белән берлектә үткәргән күргәзмәсе Айгуль Идиятуллина. В бавлинском музее открылись две выставки известных художников Татарстана. bavly-tat.ru.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1987 ― Яшь рәссамнарның Бөтенсоюз күргәзмәсе (Мәскәү) лауреаты 2012 ― «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (Татарстан мәдәният министрлыгы) 2019 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
Сылтамалар
Фрида Вәлитова. «Керәшенлек – җанымның тамыры». «Туганайлар», 6.08.2024 Максимов Илья Николаевич. ГАПОУ «Елабужский колледж культуры и искусств» «Мой мир» художника Ильи Максимова. YouTube видео, 1:25
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Керәшен татарлары