Табанлыкүл () ― Башкортстан АССРның Бүздәк районындагы юкка чыгарылган авыл. Бетерелгәндә Бүздәк авыл советы составына кергән. Топоним Бүздәк авылында Табанлыкүл урамы, «Табанлыкүл» бассейны (Садовая ур., 1/2 С 6 июня бассейн «Табанлыкуль» переходит на летний график работы) исемнәрендә сакланып калган.

География Табанлыкүл күле буенда урнашкан булган.

Тарих XX гасыр башында Бәләбәй өязе территориясендә шул ук исемдәге кипкән күл урынында нигезләнгән мишәр авылы. Табанлыкүл урынында барлыкка килгән тимер юл станциясе соңрак Бүздәк исеме алган, элекке Бүздәк авылы Иске Бүздәк булып калганИстория села Буздяк.

Гасыр уртасына (1930―1950 еллар) авыл Бүздәк авыл советы үзәге булып китә.

1970-еллар уртасында Бүздәк бистәсенә (хәзерге Бүздәк авылы) кушыла.

Халык саны 1917 елда 78 йортта 527 кеше; 1920 елда ― 774 кеше яшәгән. 1939 елдан халык саны Бүздәк бистәсе белән бергә исәпкә алынган.

1917 елда Табанлыкүлдә 325 рус, 149 мишәр, 22 белорус, 21 типтәр, 9 украин, 1 чуаш яшәгәнМ. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды).

Авыл белән бәйле шәхесләр Ринат Кудашев (1936―2024), төзүче-инженер, «Нефтегазстрой» концерны директоры (1988 елдан), РСФСР атказанган төзүчесе (1989).

Искәрмәләр

Төркем:Бүздәк районының юкка чыккан торак пунктлары