Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин (Әхәт Хәбибуллин; ; 09.05.1952, Түбән Чаллы, Ширәмәт районы, ТАССР, РСФСР ) — татар язучысы, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин, Сәҗидә Сөләйманова исемендәге (2010) премияләр лауреаты,Премия имени Сажиды Сулеймановой.Названы лауреаты литературной премии имени Сажиды Сулеймановой 2010 года.Альметьевске вручены премии Сажиды Сулеймановой. Самбо буенча СССРның спорт мастеры.Юбилярның мәгыйшәтенә бер караш.
Биографиясе Габделәхәт Габделхәй улы Хәбибуллин 1952 елның 9 маенда Ширәмәт районы (хәзерге Түбән Кама районы) Түбән Чаллы авылында колхозчы гаиләсендә уникенче бала булып туа.Казан Утлары. Берлекнең яңа әгъзалары.
Нефть өлкәсендә озак еллар хезмәт куя.Юбилярның мәгыйшәтенә бер караш. Аның тормышы диңгез, нефть чыгару белән бәйле.
Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Бөгелмә нефтьчеләр училищесын тәмамлый. 1970-72 елларда Кавказда хәрби хезмәттә була. Армиядән өч ел Әлмәт физкультура техникумында укый. 1976 елда Находка шәһәренә күченә. 1976-82 елларда балык тотучы «Лотос» дигән корабта хезмәт итә. 1982 елны ул Әлмәткә әйләнеп кайта. 8 ел нефтьче булып эшли. 1990 еллар башында төзелеш эшләре белән бәйле үзенсн шәхси оешмасын ача. Шул ук елларда Әлмәт, Түбән Кама, Казан газеталарында анын очерклары, хикәяләре күренә башлый. Ул диңгез тормышы турында, көндәлекләренә нигезләнеп, әсәр яза башлый һәм 2001 елда аларны туплап «Ялгыш язмышлар» романы итеп «Матбугат йорты» нәшриятында бастыра.
2008 елның гыйнварында Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
Бүгенге көндә Әлмәт каласында яши.Якташларын зурладылар.
Гаиләсе Өйләнгән, хатыны — Наилә. Бер кызы һәм улы бар.
Китаплары «Чал Калатаулы Түбән Чаллы», «Ялгыш язмышлар» (2001)
Бүләк һәм премияләре
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2011), Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Искәрмәләр
Төркем:Татар язучылары Төркем:Түбән Кама районында туганнар Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре