Илгиз Илдар улы Халиков (; 27.08.1983, Стәрлебаш, Стәрлебаш районы, БАССР) — тел галиме, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы, 2024 елның июленнән — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорыИлгиз Халиков Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа директоры итеп билгеләнде.Расширенное заседание Ученого совета ИЯЛИ., филология фәннәре кандидаты (2008).В гостях СФ БашГУ выпусник вуза заместитель руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар Ильгиз Халиков.

Биографиясе

Илгиз Халиков 1983 елның 27 августында Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган. «Татар һәм рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган. 2005-2008 елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында укый, 2008 елда анда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.«Пока глобальных вещей не ждите»: Ильгиз Халиков назначен директором ИЯЛИ.

2016 елда «Белем бирүдә менеджмент» белгечлеге буенча Татар бизнеска ярдәм институты дипломын алган.Халиков Ильгиз Ильдарович. Директор Института языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова Академии наук РТ.

КФУ студентлар шәһәрчегенең педагог-оештыручысы, административ-торак бүлеге начальнигы, урынбасары һәм директоры, «Ял» балалар һәм яшьләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча шәһәр үзәгенең «Восток» ДОЛ начальнигы, Казан шәһәре Совет районының 15 -нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләгән.

2018—2019 елларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы.

2019 елдан 2022 елга кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.

2022—2024 елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы.

2024 елның июленнән — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.Новым директором Института языка, литературы и искусства стал Ильгиз Халиков.

Бүләк һәм премияләре

Филология фәннәре кандидаты (2008).

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар тел белгечләре Төркем:Татар тел галимнәре Төркем:Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Төркем:Татар бизнеска ярдәм институтын тәмамлаучылар Төркем:Стәрлебаш районында туганнар