Түбән Сортым мәчете, Зинур Хөсәенов исемендәге мәчет () –— Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Сургут районы Түбән Сортым бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
2002 елгы җанисәп буенча татарлар бистә халкының (10 572 кеше) 14% ын тәшкил иткән.
Тарих 1999 елда төзелгән мәчетнең элеккеге агач бинасына намаз вакытында җитмеш кешедән артык сыймый. Бәйрәм намазларын мөселманнар урамда укырга мәҗбүр булган.
2004 елның җәендә яңа мәчет нигезенә беренче субай кагыла. Мәчет төзү өчен 22 миллион сумга якын акча кирәк була. 2004 елда бистәнең 10 меңлек халкының 40% ын мөселманнар тәшкил иткән. Мәчеткә нигез ташын салу тантанасында ХМАО мөфтие Таһир хәзрәт Саматов катнашканВ поселке Нижнесортымский началось строительство Соборной мечети. 86.ру, 2.06.2004.
2014 елның 27 октябрендә бистәдә Җәмигъ мәчете ачылган Открыта Соборная мечеть в п. Нижнесортымском. Интерактивная хронолента Сургутского района, 27.10.2014. Төзелеш ике ел барган. Мәчет төзелешенең башлап йөрүчесе Фирдәвис Хәлимов («Нижнесортымскнефть» НГДУ башлыгы урынбасары). Төзелешкә бистә кешеләре, предприятиеләр ( ПАҖ) ярдәм иткән, беркем дә, хәтта руслар, украиннар, әрмәннәр дә читтә калмаган.
Яңа мәчеттә беренче намазда округның башка шәһәрләреннән чакырылган мөселман дин әһелләре арасында Хант-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов та катнашканВ Сургутском районе ХМАО открыли новую мечеть. «Ислам в Сибири», 31.10.2013.
Гыйбадәт йорты «Нижнесортымскнефть» НГДУның беренче (1988―2002 елларда) башлыгы профессор, фән докторы хаҗи Зинур Мирсалихҗан улы Хөсәенов (1939 елның 25 апрелендә БАССР Атнагол (Туймазы районы) авылында туган, 2005 елның 1 июлендә Түбән Сортымда вафатАнастасия Тарасова. Клятва Зинура Хусаинова. Вестник Сургутского района, 31.08.2019) хөрмәтенә «Зинур» мәчете дип аталган 85 ЛЕТ со дня рождения Зинура Мирсалихяновича Хусаенова. «Кристалл» ВКонтакте, 25.04.2024Хусаинов Зинур Мирсалихянович. Интерактивная хронолента Сургутского района. Түбән Сортымда беренче (агач) мәчет тә, православие гыйбадәтханәсе дә аның ярдәме белән барлыкка килгән булган.
2021 елда Җәмигъ мәчетенә капиталь ремонт ясалган. 2021 елның 30 ноябрендә капиталь ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачылганВ Нижнесортымском провели капитальный ремонт Соборной мечети. Наш ХМАО, 30.11.2021.
Бина 700 квадрат метрдан артык мәйданлы бинада 100 кеше сыйдырышлы намаз залы, якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) бүлмәсе, цоколь катында дин тотучылар өчен юыну бүлмәсе (тәһарәтханә) урнашкан.
Мәдрәсәдә Ислам нигезләре, Коръән, балалар һәм өлкәннәр өчен гарәп телен өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә; китапханә һәм кибет эшли, анда мәхәллә кешеләре Коръән, мөселман календарьлары, брошюралар сатып ала ала.
Һәр җомга мәхәллә әгъзаларыннан 150 кеше мәчеткә җыела.
Җитәкчелек Имам-хатыйб Солтан хәзрәт ТохтаевМесяц духовного обогащения: нижнесортымцы отпраздновали Ураза-байрам. myseldon.com, 12.04.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар
Открытие Соборной мечети в посёлке Нижнесортымский. Интернет-портал «Земляки» Открытие мечети в Нижнесортымском. YouTube видео, 3:54
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2014 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре