Түбән Варта җәмигъ мәчете (), Түбән Варта шәһәренең 2нче санлы җирле мөселман дини җәмгыяте (2нче мәхәллә) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси — Югра автономияле округының Түбән Варта шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле дини җәмгыять карамагында.

2010 елда Нижневартовскида татарлар шәһәр халкының (251 694 кеше) 9,10% ын (22 889 кеше), башкортлар 3,15% ын (7 936 кеше), азәрбайҗаннар 1,82% ын (4 585 кеше) тәшкил иткән. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматы буенча, шәһәрдә 60 мең мөселман (шуның эченнән 40 мең татар) яшиВ Нижневартовске установили полумесяц на минарете новой мечети. Всемирный конгресс татар, 03.09.2021. Җомга намазында гына да мәчеттә якынча мең ярым кеше була.

Тарих Шәһәрдә Җәмигъ мәчетен 2000 елда Яр Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты буенча төзи башлаганнарЧаллының «Тәүбә» мәчете авторы Казанның Җәмигъ мәчетен проектлаштырырга тели. «Шәһри Чаллы», 22.04.2022. Меценатлар табыла һәм 800 урынга исәпләнгән мәчет проекты эшләнәДелегацию Татарстана ознакомили с ходом строительства Соборной мечети Нижневартовска. Татар-информ, 25.09.2007.

«Төмән нефть компаниясе» Нижневартовск мөселманнарына Обь ярында аерым торган бинаны тапшырган, анда мөселманнарның гыйбадәт йорты урнашкан. Нефтьчеләр шәһәр администрациясе белән бергә Җәмигъ мәчетенең проект документларына заказ бирергә һәм аны финансларга ярдәм иткән. ТНК-BP бу эшләргә якынча 1,5 миллион сум тоткан.

2001 елда, тантаналы шартларда мәйданы 3,5 мең кв. м. булган Җәмигъ мәчете бинасының беренче субайлары кагылган. Башта ул 3 блокны күздә тоткан: манаралы мәчет, хуҗалык биналары һәм мөселман мәктәбе. Объект төзелеше 230 млн сумга бәяләнгән. Акча җитмәү сәбәпле, соңгы блоктан баш тартырга карар итәләр.

2011 елга кадәр мөселманнарга еш кына урамда намаз укырга туры килгән. Шәһәр администрациясе элеккеге спорт комплексы бинасын җәмгыятькә арендага биргән.

2000 елда 2нче санлы җирле мөселман дини оешмасы рәсми теркәлгән № 2 города Нижневартовска, шул ук елда Нижневартовскида «Ихлас» хәйрия фонды барлыкка килә (фонд рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов), аның төп максаты мәчет комплексы төзү өчен акча җыю була. 1000 кешегә исәпләнгән бина әкренләп үсә башлый. Баштан ук мәчет төзелеше бары тик иганәләргә генә алып барыла. Беренче булып «Славнефть» компаниясе финанс яктан ярдәм итә башлый. Соңрак мөселманнарга шәһәрне формалаштыручы ТНК-BP предприятиесе актив ярдәм итә. 2006―2007 елларда гына да ТНК-BP бу ихтыяҗларга 14 млн сумнан артык акча бүлеп биргәнМусульмано-нефтяной проект. fedpress.ru, 26.11.2007. Эшмәкәрләр һәм мәхәллә кешеләре мөмкин булганча ярдәм иткәнВиктория Пешкова. Мечеть на берегу Оби – пока только мечта. ugrainfo.ru, 23.11.2015.

Әмма кризислы 2008 ел үз төзәтмәләрен кертә. Төзелешне туктатырга туры килә. Өч ел эчендә (2008 елдан 2011 елга кадәр) шәһәр халкы 5 млн сум җыйган. Әмма эшне дәвам итү өчен 20 тапкыр күбрәк кирәк булган. Ярдәм сорап, фонд округ хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Мәчет төзелешенә ярдәм сорап, 10 мең кеше кул куйган хат кире кагылган. Губернатор Наталья Комарова шәхси кесәсеннән 10 мең сум күчергәнПочему мечеть в Нижневартовске строят уже 15 лет. АиФ Югра, 25.11.2015.

Шәһәрдә Лопарев урамы, 60нчы йорт адресы буенча 1нче мәхәллә мәчете эшлиМусульмане 2 мая отметят один из главных исламских праздников - Ураза-байрам. Местное время, 1.05.2022. Өченче (1000 кеше сыйдырачак) «Ихлас» мәчете Самотлор Геройлары һәм Нововартовская урамнары киселеше районында «Контакт Интернэшнл» фирмасы көче белән төзеләАндрей Шарко. В «ипотечной долине» Нижневартовска строят еще одну мечеть. Местное время, 12.08.2020В Нижневартовске появится новая Мечеть. Контакт Интернэшнл, 05.05.2022.

Җитәкчелек 2011 елның 21 сентябреннән имам-хатыйб, Түбән Варта шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Имамгали улы Салават хәзрәт Ситдыйков (1973 елгы, Азнакайда укыган, Уфада ислам университетында дини белем алган (1994)Салават Ситдиков ВКонтакте, Хант-Манси автономияле округы – Юграның VII состав (2022―2025) Иҗтимагый палатасы әгъзасыСитдиков Салават Имамгалиевич. Общественная палата Ханты-Мансийского автономного округа – Югры, «Татар халкы алдында зур хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгәнСитдиков Салават Имамгалиевич. Общественная палата Югры ВКонтакте.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Мечеть Нижневартовск ВКонтакте Местная мусульманская религиозная организация №2 Мечеть. г. Нижневартовск. Rutube видео, 3:43

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре Төркем:2022 елда төзелгән мәчетләр