Дала розасы, хатьма () – тырнакгөлчәләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр, сирәк кенә куаклар ыругы.

Таралуы 30 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буенда таралган.

Татарстан территориясендә Тюрингия розасы (L. thuringiaca) сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Далалы болыннарда, сөзәклекләрдә, урман буйларында, куаклыкларда үсә.

Ботаник тасвирлама 60-150 см биеклектәге, төкчәле, соргылт яшел күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, эре, өчәрле яки бишәрле калаксыман, сабакчыл. Чәчәкләре зур, ике җенесле, алсу, уентылы таҗ яфракчыклы, берәрләп яфрак куентыгына урнашкан. Җимеше 20-25 орлыктан тора. Июнь-августта чәчәк ата. Июльдән җимеш бирә башлый.

Куллану Тамырларында – лайла, яфракларында алкалоидлар, С витамины бар.

Дала розасы тамырларыннан ясалган төнәтмә йомшарткыч һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Яңа җыелып вакланган яфракларын сызлавыкларга, җәрәхәтләргә ябалар.

Декоратив, баллы үсемлек.

Йорт яны һәм башка бакчаларда өч айлык дала розасы (L. trimestris) декоратив үсемлек буларак үстерелә.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/dala-rozasy Онлайн - энциклопедия Tatarica

Искәрмәләр

Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Дару үләннәре Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Үләннәр Төркем:Декоратив үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате