Барый Шәфигуллин һәйкәле (Памятник Бари Шафигуллину, Памятник Бориске) ― Магадан өлкәсенең Сусуман шәһәренең үзәк паркында 2023 елның 20 октябрендә куелган һәйкәлВ парке Сусумана установили памятник легендарному стрателю. Колыма-Плюс, 29.10.2023.
Тарих Барый Шәфигуллин (туган елы билгесез – 1916 / 1917) ― легендар шәхес, чыгышы белән Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волосте (Татарстанның хәзерге Арча районына керүче) Мирҗәм авылыннан. Яшь чагында ук акча эшләү өчен Бодайбо руднигына чыгып китә. 1912 елда шаһиты булган. Шуннан соң репрессиядән качып, авылдашы Сафи (Сафиулла) Гайфуллин белән Якутиягә китә, аша Колымага барып җитә, юлда җирле халыктан алтын турында мәгълүмат җыя.
Моны да карагыз:
Гомерен алтын эзләүгә багышлаган Барый Шәфигуллин Колыманың беренче алтынын тапкан. Гәрчә ул алтын эзләүчеләрнең рәсми елъязмасында исәпкә алынмаса да, Барый Шәфигуллинның Колыма алтынын ачудагы әһәмиятен галимнәр һәм геологлар таный.
1912 елда Барый җитәкчелегендә дүрт кешедән торган алтын эзләүче старательләр артеле елгасы (Шелихов култыгы бассейны) буйлап күтәрелә, Югары Колыма елгасының уң кушылдыгы Среднекан елгасы үзәнлегенә чыга. Монда, исемсез инешләрнең берсендә, Барый беренче алтын ком бөртекләрен юган. Шулай итеп, киләчәктә иң зур Колыма алтын районын үзләштерүгә нигез салына. Среднекан елгасы үткеленә «Барый үткеле» (перевал «Борискин») исеме бирелгәнСветлана Лаврова. На Среднекане. Моя родина – Магадан
Барый Шәфигуллин 1916 ел ахыры ― 1917 ел башында тайгада сәер шартларда үлгән. Соңрак ул ачкан шурфтан йөз метр ераклыкта алтын комнарының иң бай ятмалары табылган. Әлеге приискны Барый Шәфигуллин хөрмәтенә «Барый приискы» (русча «Борискин») дип атаганнарПамятник старателю Бориске открыли в Сусумане. MagadanMedia.ru, 26.10.2023Шафигуллин Бари. Энциклопедия «Арктика ― мой дом».
Тасвирлама Әүвәл һәйкәл, бронзадан һәм табигый граниттан ясалып, өлкә үзәге Магаданда урнаштырылыр дип уйланылган. Концепция буенча, статуя (кеше фигурасы) утырган килеш (алтын юган итеп) ясалырга тиеш булган (фор-эскиз авторы скульптор Евгений Крамаренко). Статуяны буйга ясау бераз җиңелрәк булганга, Барый фигурасы аягүрә бастырып ясалган.
Өч метрлы бронза һәйкәлнең авторы ― Магадан өлкәсе Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, Россиянең атказанган рәссамы , геология-минералогия фәннәре кандидаты, Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты профессоры, Россиянең атказанган геологы Юрий Прусс консультант булганИнтервью с заслуженным геологом России Юрием Пруссом. «Вечерний Магадан», 12.12.2022. Скульптор Барый Шәфигуллинның кыяфәтен аның замандашлары истәлекләре буенча, тарихи чорга туры китереп күрсәтергә омтыла. Композицияне 2024 елның җәендә тулысынча бизәячәкләр, шуннан соң монументны тантаналы рәвештә ачу булачак.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Әгъзам Фәйзрахманов. Алтын тапкан татар ― Арча егете Барый. «Безнең мирас», 2024 ел, апрель, 82-83нче бит.
Сылтамалар Топ-3 первооткрывателей Колымского золота. Люди Колымы, 19.07.2022 В парке Сусумана установили памятник легендарному Бориске. Видео от Утро Магадана, 0:39 Нияз Ахмадуллин. «Татарское» золото или история Бари Шафигуллина, открывшего золото Колымы. Миллиард Татар, 9.03.2022
Төркем:Магадан өлкәсе һәйкәлләре Төркем:2023 елда барлыкка килгәннәр