Юрий Баранников (, — , ) — төзүче инженер, ТАССРның атказанган төзүчесе (1984). Куйбышевта урта мәктәп бетергәчтен (1942) сугышка алына, шуннан соң ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1952 дә Казан төзүче инженерлар институтын бетергән. 1952-1958 елларда «Удмуртстрой» трестында төзелеш эшләре җитәкчесе (прораб). 1958 дән Казанда: 40 нчы трестында бүлек башлыгы, 204 нче карамай эзләү идарәсендә баш инженер (1958-1961), 15 нче төзелеш-җыеп-урнаштыру идарәсе башлыгы (1961-1970), Казан шәһәр башкармасының капиталь төзелеш идарәсе башлыгы (1970-1985). Пенсиягә чыккачтын «Казграж­данпроект» институтында сектор башлыгы (1985-2007).https://museum.kgasu.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=786:2013-04-18-09-53-44&catid=12:2014-11-13-09-07-23&Itemid=16

Искәрмәләр