Ускүдар () ― Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәренең Пролетар районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Мордовия Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (мөфти Зәки Айзатуллин) составындагы Саранск шәһәре Ускүдар җәмигъ мәчете мәхәлләсе карамагында.
Тарих Саранскида беренче мәчет XX гасырның 90нчы еллары ахырында ачылган. Ул шәхси секторда, Гончаров урамындагы 33нче йортта элеккеге балалар бакчасының бер катлы бинасында урнашкан булган. Шәһәр хакимияте бу бинаны җирле мөселман җәмгыятенә бушлай тапшыра. Республика башкаласы мөселманнарының намаз уку өчен үз бинасы барлыкка киләМечеть на улице Гончарова станет многофункциональным мусульманским центром. Юлдаш, 16.03.2020.
«Ускүдар» дип аталган мәчет кыска вакыт эчендә Төркия белгечләре катнашында төзелә. Мәчетнең нигезе 2005 елның 17 августында салынган, 2006 елда стеналар төзелгән һәм түбәсе ябылган, 2007 елда ярымайлы манара төзелгән, 2010 елда Истанбулның Ускүдар районы мөфтияте мәчетне эчтән бизәргә ярдәм иткән. Төркиядән мөнбәр, келәмнәр, көрси, михраб, бизәкле плиткалар китерелгән. Мәчет Мордовия мөселманнары җыйган һәм Ускүдар районы мөфтие Мехмет Гок биргән акчага этаплап төзелгәнСоборная мечеть «Ускудар». Туристский портал Мордовии.
2011 елның 2 июлендә Саранск шәһәренең икенче Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә ачылган. Тантаналы ачылышта кунаклар арасында ҮДН рәисе югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, Пенза өлкәсе, Чувашия Республикасы, Татарстан, Сембер, Волгоград һәм Ырымбур шәһәрләреннән мөфтиләр, Мордовия башлыгы (1995—2012 елларда) Н. И. Меркушкин булган Центральная Соборная мечеть Аль-Мансур. Администрация Пролетарского района города Саранска.
2023 елның февралендә мөфти Тәлгать Таҗеддин «Ускүдар» Җәмигъ мәчетен Үзәк Диния нәзарәте карамагына алу өчен Мордовия судына мөрәҗәгать иткән. Мәчет мәхәлләсе активы РФ Президенты, аның Идел буе федераль округындагы вәкиле һәм Мордовия башлыгы исеменә «Ускүдар» Җәмигъ мәчетен рейдерлык басып алуны булдырмау үтенече белән хат әзерләгәнСкандальный муфтий Талгат Таджуддин обратился в мордовский суд. Алсу Мякушева ВКонтакте, 9.02.2023.
Атамасы Үз исемен мәчет Истанбулның бер районы Ускүдар () хөрмәтенә алган.
Проекты Мәчет проекты Чуашстан Республикасы Яңа Чабаксар шәһәре мәчете өчен архитектор Альфред Локман улы Ибраһимов тарафыннан төзелгән булган, әмма шәһәрдә ниятләнгән төзелешне кайбер сәбәпләр аркасында тормышка ашыру мөмкин булмаган. Нәтиҗәдә, Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллинның Чувашиягә визиты барышында аңа бу проект күрсәтелгән һәм мөфти аны хуплаган В столице Мордовии открылась новая мечеть. 86islam.ru, 03.06.2011.
Тасвирлама Шәһәрнең төньяк-көнбатыш районында урман паркы читендә матур урында урнашкан. Үз автопарковкасы бар.
Мәчет татар һәм төрек стилендә төзелгән, архитектурасының нәфислеге һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган сигез яклы формадагы ике катлы кирпеч бинадан гыйбарәт. 2007 елда төзелгән манарасы үзенчәлекле итеп бизәлгән: турыпочмаклы аскы өлеше әкренләп сигез яклы өске ярусларга күчә, манараның биеклеге 40 м тәшкил итә. Намаз залы эчендә турыпочмаклы колонна куелган. Диварлар төрек стилендәге орнаментлы плиткалар белән капланган. Беренче катында чикләвек агачыннан ясалган дини җиһазлар урнашканМечеть Ускудар, Саранск. Tripadvisor.
Мәчет 200гә якын мөселманны кабул итә.
Ускүдар Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы ― Мәүлиханов Хәким Али улы Мечеть Ускудар. Региональное Духовное Управление мусульман РМ.
Моны да карагыз Әл-Мансур җәмигъ мәчете
Искәрмәләр
Сылтамалар Региональное Духовное Управление мусульман РМ. Соборная мечеть Ускудар ВКонтакте Открытие Соборной мечети Ускудар г. Саранск. Видео, 1:44
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Мордовия мәчетләре Төркем:2011 елда төзелгән мәчетләр